Фәрит Мөхәммәтшин Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясенең беренче лауреатларын бүләкләде

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге беренче Республика премиясен тапшыру тантанасы узды. Премия, Татарстанда театр сәнгатен үстерү һәм Марсель Сәлимҗанов исемен мәңгеләштерү максатыннан, ТР Президенты Указы белән гамәлгә куелды.
Премиянең конкурс комиссиясе составына республиканың танылган мәдәният эшлеклеләре керә. Комиссия рәисе - ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин. Бүләк ике елга бер тапкыр өч җиңүчегә тапшырыла. Агымдагы ел лауреатлары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Ринат Таҗетдинов, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры баш режиссеры Гомәр Мәрданов һәм Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры баш режиссеры Рөстәм Галиев булды.
Премия тапшыру тантанасын кичәне алып баручылар Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин һәм Татарстанның атказанган артисты Алсу Каюмова ачты. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. «Бүген үзенчәлекле көн. Беренчедән, татар театры режиссеры Марсель Сәлимҗановның туган көне. Икенчедән, без аның исемен йөрткән премияне тапшырабыз. Өченчедән, ТР Конституциясе көнен матур итеп үткәрдек... Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев премия тапшыру тантанасына барасыңмы, дип сорады. Мин, барам һәм лауреатларны шәхсән котлыйм, дидем. Шул вакытта ул, бу елларда җыелган бөтен күңел җылылыгыңны биреп, миннән дә котлау сүзләрен җиткер, диде». Шул сүзләр белән Фәрит Мөхәммәтшин М.Шәймиевнең котлау сүзләрен укыды.
Аннары Фәрит Мөхәммәтшин лауреатларга махсус бүләкләр, мактау дипломнары һәм 200 мең күләмендә акчалата бүләк тапшырды.
«Шулай итеп, без премия аша, театр эшлеклеләренә рәхмәт белдерәсебез килә. Номинантларның һәрберсе бу сәхнә өчен бөтен гомерен һәм сәламәтлеген биргән. Без алар белән горурланабыз. Үз театрыгызны саклагыз һәм дус-тату яшәгез», - диде парламент башлыгы.
Премия тапшырылганнан соң, Камал театры сәхнәсендә Марсель Сәлимҗанов куелышындагы «Гөргөри кияүләре» спектакле күрсәтелде. Ул тамашачыларның 20 елдан артык яратып караган спектакльләренең берсе санала.
сылтама: http://tat.gossov.tatarstan.ru/news/show/3464
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.