Логотип
Яңалыклар

Фәндәс Сафиуллин вафат

Бу хакта  Татарстанның халык шагыйре Рәзил Вәлиев үзенең инстаграм битендә хәбәр итте. 

Танылган сәясәтче,  татар милли хәрәкәтенең активисты  Фәндәс Сафиуллин вафат.

Бу хакта  Татарстанның халык шагыйре Рәзил Вәлиев үзенең инстаграм битендә хәбәр итте. 

Сәясәтчегә 85 яшь була. «Азатлык» сайты хәбәр итүенчә, ул узган атнаны РКБга коронавирус диагнозы белән кереп яткан. Хәле авыр булган. Реанимациядә яткан.  
«Ни кызганыч, милләтебезнең иң асыл затлары берәм-берәм арабыздан китеп бара... Хуш, бәхил бул, кадерле өлкән дустым һәм остазым Фәндәс ага. Синең бакыйлыкка күчүең - минем өчен генә түгел, ә милләтебез һәм республикабыз өчен бик зур югалту», – дип язган социаль челтәрләрендә  танылган шагыйрь Разил Вәлиев. 

Фәндәс Сафиуллин   отставкадагы полковник, туксанынчы елларда РТ Югары Советы халык депутаты, Дәүләт Советы депутаты иде. Ул шулай ук Дәүләт Думасы депутаты да булып торды. 
Фото «Татар-информ» агентлыгыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар