Логотип
Яңалыклар

«Фиксики» мульфильмы – татарча!

Сабыйларның яраткан мультфильмнарының берсе – «Фиксики» мультфильмы Тукай телендә сөйләшә башлады! Бу яңалык аеруча яшь әниләрне сөендерде. Татар теленә «Фиксиләр» дип аталган мультикны бөтен Татарстан балалары карый алачак. Intertat.ru, беренчеләрдән булып, бу проект авторлары белән аралашты.


ТАТАР АРТИСТЛАРЫ «ФИКСИЛӘР»ГӘ ӘВЕРЕЛГӘН


60 сериядән торган мультфильмның һәрбер сериясе 5-6 минут чамасы бара. «А, кто такие Фиксики? Большой-большой секрет!» дип җырлаучылар хәзер «Ә, кемнәр соң ул Фиксиләр? Әйдә әле, сер булсын!» дип моңлана.

 

Мультикларның татарча сөйли башлавына әти-әниләр дә бик шат. Бер малай белән бер кыз тәрбияләүче Алена да "Фиксиләр"гә сөенгән.

 

- Чыннан да, "Фиксики" мультфильмының татарча варианты үземә дә бик ошады, бик аңлаешлы итеп эшләнгән. Ул - хәзергә татарча карарлык бердәнбер мультфильм. Аның тәрҗемәсе дә татар телеканалларындагы түгел инде, һәр хәлдә. Тавышландыруы да оригиналдагы кебек булуы шатландыра, - дип сөйли яшь әни Алена Низамова.

 

- Бу – Татарстан республикасы дәүләт программалары кысаларында эшләнелә торган проект. Ул инде беренче ел гына тормышка ашырылмый, шуның дәвамы буларак бара. Нәкъ менә әлеге мультипликацион фильмның сайлап алынуы да юкка түгел. Чөнки «Фиксиләр» популяр, балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килә, сабыйларны җәлеп итә. Бу үзенчәлекләрнең барысын да истә тотып, шушы мультфильмны тәрҗемә итәргә карар кылынды, – дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Гөлназ Исмәгыйлева.



Проектка тотыныр алдыннан, телләр турындагы программаны карый торган махсус җәмәгать советы утырышы да узган. Аның әгъзалары да шушы мультфильмга тукталган. Хәер, телләр турындагы программа кысаларында башка мультпродуктлар тәрҗемә ителгән. Мисал өчен, «Фиксиләр»гә кадәр булган «Ирҗан маҗаралары» – шундыйлардан.

Шунысын да ассызыклап үтик: әлеге проектны министрлык башка оешмадан сатып алган. «Контрактлары төзелгәннән соң, 2016 ел эчендә 60 мультсерия тәрҗемә ителергә тиеш, дип каралган иде. Әлбәттә, бу эшне башкарып чыгуның билгеле бер тәртибе булды. Мәскәүдән авторлык хокукларына ризалык алынып,  килешүләр төзелде. Билгеләнгән вакыт эчендә башкарып та чыктылар», – ди министрлыкның Милли мәгариф идарәсе башлыгы.

«Фиксиләр»не татарчага тавышландыруда Татарстанның халык артисты, А. Алиш исемендәге премиясе лауреаты Хәлим Җәләй, Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина, Гүзәл Сибгатуллина, Лилия Әхмәтова кебек артистлар катнаша. Ноликны Энҗе Әхмәтҗанова тавышландырган. Мультфильмны татарчага тәрҗемә итү барышында русчасында яңгырашы, интонациясе туры килерлек булырлык, алдынгы артистларның тавышландыру максаты да куелган. Биредә кастинг та булмый калмаган: геройларны тавышландыруда бер урынга ким дигәндә өч кеше дәгъва кылган.


«ФИКСИЛӘР»НЕҢ БЕР СЕРИЯСЕ НИЧӘ КӨН ЭШЛӘНЕЛГӘН?


Әлеге мультфильм «Аксу» студиясендә тәрҗемә ителгән. Шул уңайдан, без аның җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров белән дә элемтәгә кердек. Әйтергә кирәк, әлеге студия өчен «Фиксиләр» мультфильмы беренче коймак түгел. Чөнки моңа кадәр дә инде аларның балалар өчен шактый кино продуктларын тәрҗемә итеп, тавышландырганнары бар.



– Бу проект Илдар Ринатовичның (Илдар Мөхәммәтов – Мәгариф һәм фән министры урынбасары) шәхси инициативасы иде. Шул сәбәпле, аның тәкъдиме белән эшләнә башлады. Гомумән алганда, 60 серияне тәрҗемә итү һәм тавышландыру өчен бик күп көч куелды. Чөнки анда авторлык хокуклары, килешүләр белән эшләү авыргарак туры килде. Ярты ел дәвамында көн саен шушы мәсьәләне хәл иттек. Хәер, бу проектта документаль эш белән беррәттән тәрҗемә эше дә параллель рәвештә барды, – дип ассызыклый «Аксу» студиясенең җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров.

Май айларында эшли башланган тавышландыру эше декабрьдә тәмамланган. Әлеге проектның мөхәррире Рабит Батулла да текстны әллә ничә кат иләк аша уздырган. Сценарий текстында терминнар күп булгач, төннәрен йокламыйча, күп сүзлекләрне актарып чыгарга, төрле кешеләрнең фикерен тыңларга туры килгән. Чөнки сүзләрнең мәгънәләре дә төрле җирләрдә төрлечә атала.

Мультсериалны игътибар белән карасаң, биредә текстның шигъри формада булуы колакка чалына. Монда да коллектив белән эшләү ярдәмгә килгән. Разил Вәлиев, Рабит Батулла, Айдар Минһаҗев ярдәме күп булган, «Аксу» студиясе хезмәткәрләре үзләре дә баш ваткан. «Фиксиләр»нең бер сериясен тәрҗемә итү, аны тавышландыру, гомумән алганда, энәсеннән җебенә кадәр тулысынча эшләп чыгу өчен бер атна вакыт кирәк булган.


«ФИКСИЛӘР» ПОПУЛЯРЛЫК КАЗАНЫРМЫ СОҢ?


Гомумән алганда, «Фиксиләр» мультсериалы бөтен районнарның Мәгариф идарәләренә җиткерелгән, балалар бакчаларына да җибәрелгән.  Укыту-тәрбия процессында кулланып булсын өчен эшләнгән проект бу. Шуның өчен дә ул, беренче чиратта, министрлык сайтына эленгән.



- Әлеге проектның ихтыяҗы зур булыр, дип уйлыйбыз. Чөнки, беренчедән, ул – балалар бик яратып карый торган мультфильм. Татар телендә мондый продуктының кирәк булуын күрәбез, – ди Гөлназ Исмәгыйлева.

Рөстәм Сәрвәров фикеренчә, «Фиксиләр»нең татар балалары арасында популярлык казануы яки, киресенчә, казанмавы безнең барыбыздан да тора. «Мисал өчен, бала теге яки бу уенчыкны ата-анадан ни өчен сорый? Чөнки бездә аның турында телевидение, интернетта бик көчле реклама бара. Монда да «Фиксиләр»гә игътибар җәлеп итү кирәк. Шуңа да театральләштерелгән шоу оештырырга планлаштырабыз. Бу мультфильм танып белергә ярдәм итә, ул ниндидер ахмак продукт түгел. Аны хәтта рус милләтеннән булган кешеләр дә карый башлады», – ди «Аксу» студиясе җитәкчесе.

Мультипликацион фильмның татарча вариантын Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында карарга мөмкин.

чыганак: http://intertat.ru/tt 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар