Логотип
Яңалыклар

Фатих Сибәгатуллин вафат

Бүген иртән кайгылы хәбәр килеп иреште, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ветеринария фәннәре докторы, Россия Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фатих ага Сибәгатуллин вафат. 

Бүген иртән кайгылы хәбәр килеп иреште, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ветеринария фәннәре докторы, Россия Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фатих ага Сибәгатуллин вафат.  Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашып язды. «Бу Фатих Сәүбәновичның туганнары һәм якыннары өчен генә зур югалту түгел. Ул күренекле кеше иде, чын патриот булды, үзенең туган җирен ихластан яратты», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Фатих Сәүбән улы – Тукай якташы. Ул 1950 елның 1 маенда Арча районы Апаз авылында туа. Казанда ветеринария институтын тәмамлагач, Саратовта югары партия мәктәбендә укый. Хезмәт юлын үзенең туган ягында – Арча районының «Ватан» совхозында эшче буларак башлап җибәрә. Соңрак төрле җаваплы вазыйфалар башкара, 
1991–1995 елда аны Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры итеп билгелиләр. Тиздән ул республиканың Премьер-министры урынбасары итеп сайлана. 
1996 елдан Нурлат шәһәре һәм районын җитәкли. 2008 елдан – Россия Дәүләт Думасы депутаты. 
Танылган көрәшче һәм татар милли көрәше энтузиасты буларак, Фатих Сибәгатуллин республикада спортны үстерүгә зур игътибар бирде. Берничә ел милли спорт төрләре буенча Татарстан Республикасы Федерациясе рәисе булып торды. Нурлатта нәселле атлар заводына нигез салган кеше дә ул. 
Сәяси эшчәнлеге белән беррәттән, Фатих ага фәнни эшчәнлек һәм иҗат белән дә шөгыльләнергә вакыт тапты. Ул – Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринар медицина академиясе профессоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъзасы, татарлар тарихы буенча күп кенә монографияләр, китаплар шул исәптән, тарихи-публицистик китаплар сериясе авторы («От Аттилы до Президента», «Великие татары – строители и защитники Государства Российского», «Татары и евреи»)
Әлеге хезмәтләре өчен 1986 елда Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнә. 1997 елда аңа Россия Федерациясенең фән һәм техника өлкәсендәге премиясе тапшырыла. 

Мәрхүм белән хушлашу вакыты һәм урыны әлегә билгеле түгел. 
Без, үз чиратыбызда, Фатих аганың якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар