Дус яшәүгә ни җитә?

31 май-6 июнь көннәрендә Татарстанга Россиянең төрле төбәкләреннән мөселман яшьләре җыелачак. Менә инде тугызынчы тапкыр республикабыз «Максат» фестивален оештырып, яшьләрнең бердәмлеген ныгыту юнәлешендә эш алып бара.
Әлеге чара Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни мөхтәрияте, «Идел» яшьләр үзәге, Татарстан Президентының Дини берләшмәләр белән элемтәләр идарәсе теләктәшлегендә оештырыла.
Татарларның федераль милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, «Максат» фестивале – ул уникаль чара. Үз вакытында мондый чараны оештыру тәкъдиме белән Идел буе федераль округы җитәкчелеге чыккан булган.
- Илебез мөселман яшьләренең ни рәвешле фикер йөртүен, нинди юнәлештә баруын ачыклау өчен Татарстанда шундый фестиваль уздыру турында сүз чыкты. Без бик теләп ризалык бирдек. Яшьләребез ислам үсешенең төп юнәлешләре турында белемне ниндидер газета-журналлардан, чит илләрдән түгел, ә үзебездән тупласын дигән теләк бар, - дип «Максатның» максатларын аңлатып китте Илдар Гыйльметдинов.
Мәгълүм булганча, республикабыздагы ислам бик толерант, башка диннәргә карата ул бик тыныч – нәкъ шушы үрнәкне фестивальгә җыелучы илебез мөселман яшьләренә күрсәтергә омтылалар.
«Идел» яшьләр үзәге мөдире Ләйсән Сафина сүзләренчә, бу юлы Казанга Сарытау, Свердлау, Мәскәү, Самар, Ульян, Иркутски өлкәләреннән, Түбән Новгород, Чиләбедән, Башкортстан, Мордва, Удмурт, Мари Иле, Чуваш республикаларыннан 100 делегат чакырылган. Алар үзләренең дин өлкәсендәге эш тәҗрибәләре белән бүлешәчәк, дөньякүләм танылган җәмәгать эшлеклеләренең, дин галимнәренең, җитәкчеләрнең һәм имамнарның файдалы лекцияләрен тыңлап, яңа белемнәр туплаячак. Шулай ук программада - Казанның күренекле урыннары белән таныштыру, Болгар тарихи шәһәренә бару, «Мәрхәмәт» акциясендә катнашу. Делегатлар хәләл ризык белән тәэмин ителәчәк һәм биш вакыт намаз укыячак.
Сылтама: http://intertat.ru/tt/din-tt/item/44842-rossiya-m%D3%A9selmannaryina-tatarstandagyi-islamnyi-k%D2%AFrs%D3%99t%D3%99l%D3%99r.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.