«ДЕРЖАВИН УКУЛАРЫ» – БРЕНД УЛ!

Казанда бүген «Державин укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе эшли башлады. Быелгысы инде – уникенчесе! Ун ел дәвамында конференция Мәскәүдә үтә иде, ә 2015 елдан ул Державинның ватанында – Казанда уздырыла башлады. Конференциядә ел саен 500 дән артык кеше катнаша. Хокук белемнәре буенча теоретиклар һәм практиклар, хокук укытучылары, филологлар, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре, студентлар, аспирантлар... Быел Конференция үзенең географиясен дә киңәйткән: түгәрәк өстәлләр артында чит илдән килгән студентлар, галимнәр, вуз җитәкчеләре фикер алышачак. Студентлар өчен әлеге Конференциядә катнашу – үзе зур дәрәҗә, фән юлында беренче баскыч ул! Чыгышлар фәнни җыентыкта тупланып чыга, аларга укуларын магистратурада һәм аспирантурада уку мөмкинлеген ача, диплом-диссертацияләр яклаганда хәлиткеч роль уйный. Быел 8 түгәрәк өстәл эшләячәк. КФУның Л. Н. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәни багланышлар институтында «Державин һәм мәдәниятләр диалектикасы» һәм «Г. Р. Державин шигъриятенең заманча проблемаларын өйрәнү» дигән темага узачак түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүдә исә Россия, Румыния, Венгрия, Бөекбритания, Беларусь, Польшаның күренекле язучылары һәм публицистлары катнашачак.
2016 елның июлендә Бөтенроссия  дәүләт юстиция университеты һәм Казан федераль университеты үзара хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куйган иде. Аның кысаларында вузлар эшчәнлегендәге төрле проектларны тормышка ашыру, «Державин укулары» XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен уздыру, «Россиянең дан аллеясы» патриотик проекты җитәкчелеге белән берлектә Казан федераль университетына герой-шагыйрь Муса Җәлил бюстын бүләк итү кебек изге гамәлләр дә бар иде. 
...Һәм менә КФУның ректор бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлилгә бюст ачу тантанасы. Никадәр халыкны җыйган ул! Язучылар, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре, депутатлар, вуз укытучылары, студентлар... Арада Җәлилнең кызы Чулпан һәм оныгы Татьяна Малышева да бар. Бөтенроссия юстиция дәүләт университеты ректоры Ольга Александрова үзенең чыгышында халкыбызның каһарман улына соклануын белдерде, яшьләрне шул үрнәктә тәрбияләү, ата-бабалар батырлыгын онытмау турында һәркемгә барып җитәрлек итеп әйтте.
 Казанда, университетта, студентлар галәмендә  шигъри, фәнни бәйрәм гөрли! «Державин укулары»!  Ул – бренд, ул – халыкара масштабтагы вакыйга!              

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8989
    10
    105
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9068
    8
    73
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4792
    4
    55
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    6029
    2
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан