​Чит илгә командировкага барасызмы?

Безне Дербышки бистәсенә кунакка чакырдылар әле. «Сезне күрәселәре килә, сораулары бар», – дип, китапханәче Рузия Нуретдинова алдан ук шалтыратып куйган иде инде. Ул талымлы укучыларына ни кирәген яхшы белә. Заманында мәдәният институтының китапханәчеләр әзерли торган факультетын тәмамлаган. Үзе Апас районы Чирмешән авылы кызы. 80 нче еллардан бирле Казанда, шушы китапханәдә эшли. Шәһәрнеке дә, авылныкы да ул. Шундый матур итеп, көтәләр бит, дип чакырды – Гөлнур Сафиуллина белән Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда урнашкан китапханәгә очрашуга җыенып чыгып киттек. Элек завод китаханәсе булган ул. Зур, иркен, һәр тарафта гөлләр. Китаплар да бик күп. Уку залында 30 га якын хатын-кыз утыра. Урта яшьтәгеләр дә, өлкәнрәкләр дә, югары класста укучы кызлар да бар. Болар – «Сөембикә»не китапханәгә килеп укучылар. 101 нче мәктәп китапханәсендә эшләүче Роза ханым Габидуллина, әнә, «Сөембикә» редакциясендә эшләүчеләрне күрәсе килеп, махсус килгән. Рузиянең телдән төшерми сөйләп торган актив «укучылары» да каршыбызда утыра. Мәдинә Ханбикова, Ризәлә Хәмидуллина, Раушан Таҗетдинова, Надия Биликовалар... Аларны күп нәрсә кызыксындыра булып чыкты. Журнал битләрендә дөнья күргән язмалардагы геройларның язмышы да, шигырьләр һәм хикәяләр дә, аш-су серләре дә, җырлар да...

– Шигырьләрне ничек сайлап аласыз?
– Зифа Кадыйрова әсәрләрен бастырырга җыенмыйсызмы?
– Тышлыкта кемнәр чыга?
– Бүгенге эстрадага мөнәсәбәтегез?
– Чит илләргә үзегез дә барасызмы?
– Динә Гарипова нишләп күренми соңгы арада?
– Телевиденидә ретро җырлар турындагы тапшыру ник юкка чыкты икән?
– Чит илгә дә командировкага барасызмы?

Сорауларына кушып, үзләренекен дә сөйләп китәләр шунда. Әнә, Тоз-Түбә  турында укыгач, бер апа үзләренең шунда гаилә белән ялга баруларын искә төшерде. Ничек карбыз алып кайтуларын көлә-көлә сөйләде. Китапханә мөдире Ирина Михайловна берничә ел элек «Сөембикә»дән желелы тавык рулеты рецебын алган булган. Хәтерлибез, ничек хәтерләмәскә! Тавык түшкәсен турап, сөт йә сок тартмасына урнаштырып, аджика, сарымсаклар кушып ясала... И яратканнар инде Ирина Михайловна өендәгеләр шул ризыкны! Күпләрнең өйләренә «Азат хатын» булып килә торган булган журналыбыз. Шул чаклардан ук беләләр, кадерле, изге әйбер итеп карыйлар. Арадан берсе Ташкенттан күчеп кайткан.  Ул арада әле яңа гына килгән октябрь санын «тикшерә» башлыйлар. Тышлыктагы ханымга, укып та тормыйча күз салып кына: «Бик сөйкемле, актриса-фәләндер инде», – дип бәя бирүләрен ишеткәч, ирексездән елмаябыз һәм Минзәлә районы Тәкермән авылы комбайнчысы Венераны ничек фотога төшерүләребезне сөйләп, бераз редакция кухнясы серен дә ачабыз. Эш киеменнән төшкән фотолары белән тышлыктагы сылу ханым сурәте арасында җир белән күк аермасы шул! «Нинди генә эш башкарса да, хатын-кыз матурлыгы беренче планга чыгарга тиеш», – дип уйладык без дип аңлата Гөлнур һәм Венераның ире, ике кызы белән ничек Казанга килүе, өйдә тагын ике кечерәк кызларының өй саклап калулары турында мавыктыргыч итеп сөйләп китә. Карыйм: залдагылар бар да канәгать елмая! Ошады аларга Венера да, безнең эксперимент та! «Без дә шулай матур була алабыз микән?» – дип шаяртып көләләр. Ничек кенә әле! Сез болай да матурлар! Һәркайсыгыз үзенчә матур!

Мондагы халыкның җыр яратканын белгәнгә, җайлап кына шул темага күчәм. «Бер җыр тарихы»на тукталып, Халисә Мөдәррисованың «Балан» җырын ничек язганын сөйлим. Исләре китеп тыңлыйлар! Күңелләре тулыпмы, Халисәне жәлләпме – күзләрен сыпырып куялар. Ул да булмый Гөлнур аларны чираттагы командировкасына ияртеп алып китә. Бу юлы – Сарманга! Сигез бала үстерүче Люция белән Инсафларга...
        
  

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    7949
    1
    104
  • 8541
    2
    57
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9560
    1
    54
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...