Логотип
Яңалыклар

Быелгы Сабантуй ниләр белән истә калды

Социаль челтәрләрдән күзәтеп, быелгы Сабан туеның истә калырлык күңелле дә, кайчак хәтта күңелсез дә вакыйгаларын барларга булдык. Ниләр белән истә калыр икән 2022 елның бәйрәме?

Социаль челтәрләрдән күзәтеп, быелгы Сабан туеның истә калырлык күңелле дә, кайчак хәтта күңелсез дә вакыйгаларын барларга булдык. Ниләр белән истә калыр икән 2022 елның бәйрәме?


Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовлар бер Сабан туеннан икенчесенә вертолетта гына очып бардылар. Алар 7 сәгать эчендә 750 чакрым юл үтеп, 3 Сабан туенда чыгыш ясаганнар.

Азнакай районы Тымытык авылында мотоблоклар узышты. Беренчелекне бирмәгән Шәйгардановлар гаиләсенә тәкә бүләк иттеләр.

Кукмара Сабан туеның бәйрәм сәхнәсендә – бөтен халык алдында бер егет сөйгән кызына тәкъдим ясады. Әлеге адым соңгы арада бер традициягә әйләнә башлады кебек.

Танылган юмор остасы Рамил Шәрапов Арча районы Айван Сабан туенда бушлай чыгыш ясады. Шунысы кызык: аның килүе барысы өчен дә көтелмәгән яңалык булган. «Директка кайсы яктан иң күп чакыру алам, шунда барып халыкны сөендерәм, дигән идем. Артистларны чакырырга мөмкинлеге булмаган авыллар күп бит. Иң күп чакыру шушы авылдан булды, гаиләмне алдым да, киттем», – ди ул. Бәйрәмдә 3-4 җыр башкарып, уеннарда катнашып, халык белән бергә күңел ачып кайткан.

Әнвәр Нургалиев Балтач авылының Алан авылында узган Сабан туенда түбәгә үк менеп җырлады. Узган ел да ул шушы авылга килгәч, боз явып, бөтен аппаратураларын эштән чыгарган һәм артист чыгыш ясый алмаган иде. Быел шуның үчен алган инде, күрәсең.

Башкортстанда үткән  Сабан туенда чабышкы ат тамашачылар өстенә килеп кереп, чактан гына фаҗига булмый калды. Шулай да бер тамашачыны –  87 яшьлек Хәниф Шәриповны хастаханәгә озатырга туры килде. 


Казан Сабан туенда да бер күңелсез вакыйга булды. Тамашачылар күз алдында чабышкы ат үлде...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар