Бу җәйдә Казанның 16 меңнән артык укучысы мәктәп яны лагерьларында эшли һәм ял итә ала

Казанда 1-30 июньдә 145 мәктәп яны лагере эшләячәк, аларда 13 меңгә якын бала ял итә ала.
Матди яктан аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар лагерьга бушлай йөрү мөмкинлеге бирелә. Бүген бу хакта шәһәр мэриясендә узган "эшлекле дүшәмбе"дә Казан каласы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр итте.Докладчы сүзләренчә, мәктәпләр базасында 1,5 меңнән артык эш урыны булдырылачак, аларда 14тән 18 яшькәчә балалар көнгә 4 сәгать хезмәт куя алачак. "Барлыгы 16 меңнән артык укучы оешкан төстә ял итә һәм эшли алачак", - дип хәбәр итте ул.
"1 апрельдән балалар бакчаларын комплектлау эшләре башланды. Балалар бакчаларына 13 меңнән артык бала юллама алды инде, шул исәптән 3 яшькә кадәрге 9 мең бала. Ясле төркемнәрен 1,5тән алып 3 яшькә кадәр балалар белән комплектлау башланды. Балалар бакчаларына 66 мең бала йөриячәк", - диде спикер.
Ул шулай ук мәктәпне тәмамлаучылар һәм узган ел туган балалар нисбәтенә игътибарны юнәлтте - 5,5 мең һәм 24 мең. "Бу дүрт тапкырдан артык дигән үз. Әлеге балалар җиде елдан соң мәктәпләргә киләчәк һәм мәктәп кытлыгы мәсьәләсе туачак. Үсеше тиз булган микрорайоннарда 8 меңнән артык урынга исәпләнгән 7 мәктәп төзү каралган. Хәзер Казанның Совет районында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә башлады", - диде И.Һадиуллин.
Аның сүзләренчә, уку елы тәмамланмаса да, мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү эшләре башланды. 68 мәктәп һәм 137 балалар бакчасынла агымдагы ремонт ясалачак.
чыганак
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала...
Соңгы комментарийлар
-
17 август 2022 - 08:30Без имениГел дорес сузлэр генэ сойлисенИлсөя Бәдретдинова әйтсә, каты әйтә!
-
16 август 2022 - 17:54Без имениМин сезнең өчен бик шатмын, бер-берегезне кабат тапкансыз.Ике туй – бер ир
-
15 август 2022 - 20:31Без имениУземнең телем сынып бетте моны укыганда.Баланы сөйләшергә өйрәтәбез!
-
14 август 2022 - 12:38Без имениМенә болай яшәү сабырлык дип аталмый,куркаклык,хакларыңны өйрәнмиче таптату дип атала Гөмер бер генә,тазалык бер генә,бала хакы бер генә яшәү хакы бер генә бирелә.тормышыңда авырлыкны да,җиңеллекне дә только кеше үзе сайлый,славыйлыгын күрсәткән килмиче,кемнедер гаеп итеп күрсәтә, ә башы бары үзендә дөрес сайламаган өчен ,болар барысыда ТҮЛӘҮле АЛЛАһ каршында котылгысыз хакларны таптаткан өчен.Акыл алырдай хәлләр дә, гыйлемен (психология)дә биреп тора,гел шулай тормоз да торучыларны куатләп иии мескенем,түз инде,нишлатәсең язмышыңдыр диеп,чыгыш юлы барлыгын күрсәтмичә тилмереп үлүен көтеп торган кебек.Хатыннар исегезгә төшерәм тиран авыру, ирләр б н тору катгый тыела КОРЬӘНдә.Талак сүрәсен АЛЛАһ,бу хәлләр буласын белеп, кешеларне кисәтү өчен җибарде.Бу темага китеп язып була,язганнардан да мәгьнә эзләп гыйбрәт алып бик була.Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3
-
13 август 2022 - 23:40Без имениИскиткеч. Үземнең әтием күз алдыма килеп басты. Бик сагынам әтиемнеӘткәем
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.