Бозлавык!
Иртән эшкә ашыгучы халык бүген кирәкле җиренә көч-хәл барып җитте. Таң алдыннан сибәли башлаган яңгыр, җиргә төшүгә, туңып, бозга әдерелде. Машинасының ишеген дә ача алмаучылар (чөнки боз калканы каплап алган иде аларны), таксига өметләнгәннәрдер дә, ләкин иртән пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче күп кенә кампанияләргә шалтырату файдасыз иде. Мондый бозлавыкта юлга чыгарга таксистлар да базмады булса кирәк. Иртәнге сәгатьләрдә Казан аэропорты ябык, юл иминлеген кайгыртучы полиция пассажир автобусларын ерак юлга чыгармас өчен, шәһәр артына чыгучы юлларны япты. Трамвай-троллейбуслар бик зур тоткарлык белән генә йөри, тукталышлардагы халык ташкыны трамвайны шактыйдан бирле көтүләрен хәбәр итте.
Иртәнге җидедә башкаланың кечерәк урамнарында юллар һәм сукмаклар көзге кебек ялтырый, анда атлау түгел, басып кына торуы да шактый кыенлык тудыра иде. Сигезенче яртылар тирәсендә көчәеп киткән яңгыр юллардагы бозны эретеп, машиналарга аз булса да йөрү мөмкинлеге тудырды анысы. Җәяүле юллары әле һаман да куркыныч булып кала бирә. Һава торышын фаразлаучылар көндезгә бераз җылытачагын, яңгыр явачагын әйтә. Кичкә таба кабат суытып, юллар тагын көзгегә әверелмәсә ярый.
Юл иминлеге хезмәте машина йөртүчеләрне гаять игътибарлы булырга, акрын йөрергә, кискен туктамаска, каршы як юлга чыкмаска өнди. Аеруча җәяүлеләр сак булсыннар иде, машина безгә юл бирергә тиеш, дип, җәяүле кичүенә берүк машина алдыннан килеп керә күрмәгез. Бозлы юлда сәгатенә 60 чакрым тизлек белән килүче машинаны туктатыр өчен 116 метр ара кирәк булуын онытмагыз.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
26 май 2022 - 15:03Без имениДингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.Дингә кеше кайчан күбрәк килә?
-
25 май 2022 - 22:40Без имениСез гел балалар дип яшәгәнсез, инде үзегез өчен яшәргә вакыт. Аларның үз тормышы, вакыт узгач алар сезне аңлар дип ышанасы килә.Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.