«Бәхет кошы»н кайдан эзлисе?
Кичә Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры Казанның «Әкият» курчак театрында «Бәхет кошы» спектаклен күрсәтте.
Бәхет кошы чынлыкта да бармы соң ул? Булса, аны каян эзләргә? Аны кулга төшерү өчен нинди булырга кирәк?
Морис Метерлинкның «Синяя птица» фәлсәфи драмасы әнә шул сорауларга җавап эзли. Спектакльне сәхнәгә Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев куйган. Морис Метерлинк XIX гасырда иҗат иткән символист язучы буларак билгеле.
Спектакль беренче күренешләреннән үк тамашачыны тылсымлы дөньяга алып кереп китә. Тилтил белән Митил исемле малай белән кызның маҗаралы сәяхәте бер мизгелдә мавыктыргыч, икенчесендә куркыныч булып, төп геройлар – балаларны бу дөньяга башка күзләр белән карарга өйрәтә.
Спектакль балаларны балалар уйнавы, өлкәннәрне өлкәннәр уйнавы белән дә җәлеп итә. Шуның аркасында сәхнәдә барган вакыйгалар тамашачылар күңеленә бернинди шартлылыксыз үтеп керде. Рухлар, Яктылык, Төн, Вакыт кебек абстракт төшенчәләрнең образларда гәүдәләнеше кебек шартлылык исә әкиятне тылсымлы итте.
Гаилә белән карау өчен менә дигән әкият бу. Сәхнәдәге һәр деталь дөнья корылышы турындагы төп кыйммәтләрне нәни тамашачыларга да, өлкәннәргә дә аңлаешлы телдә, зәвыклы итеп кабул итүгә көйләнгән.
Төп герой Тилтилне Булат Мөхәммәтҗанов, Митилне Мәдинә Хәкимова уйнады. Рольләрне Әтнә театры артистларыннан тыш, спектакльдә “Алчәчәк” бию төркеме, “Конфетки” вокаль ансамбле һәм Әтнә сәнгать мәктәбенең театр сыйныфы укучылары катнашты.
Метерлинк әсәренең милли яңгырашы тамашачыларның колагын иркәләгендер, дип уйлыйм. Сәхнәдә искиткеч камил татар теле һәм шундый матур татар сөйләме яңгырады. “Синяя птица”ны татарчага шагыйрә Гөлүсә Баттал тәрҗемә иткән.
Сәхнә бизәлеше – Геннадий Скоморохов, композитор – Юрий Федоров.
Биюләрне “Дорога из города” хореографлары Айрат Баһаветдинов һәм Лилия Баһаветдинова куйган.
Шулай ук спектакльне “Тантана” театраль премиясенең тәнкыйтьчеләре дә карады.
Спектакль 26 мартта “Әкият” курчак театрында кабатлап күрсәтеләчәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
23 гыйнвар 2021 - 20:21Без имениБик дөрес киңәшләр, әзрәк, бер 30 ел элек укыган булсам, күпме ялгышлар ясалмаган булыр идеМенә бу 10 әйбер турында туганнарга сөйләргә кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 21:08Без имениЯлгышырсын ,эгэр ризалашсан.икегэ буленп яшэп булмый. ,...Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 21:26Без имениСина Ир табылыр э балага эни беренче урында.Син узенне Балан урынына куеп карада аннары уйларсын нишлэргэ икэнен.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 23:37Без имениСез ана кияргэ чыксагыз,бик бэхетсез булачаксыз,балагызны да бэхетсез итэсез.ашыкмагыз уз бэхетегезне табарсыз тик Анын белэн тугел.эти энисе нэрсэ эйтсэ шуны эшли торган ир, ир тугел.ялгыша курмэгез.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.