Логотип
Шәхес

Бәгърем...

   "Ай кебек калкыды,      кояш кебек балкыды"

   "Ай кебек калкыды, 
    кояш кебек балкыды" 

     (тат.халык мәкале) 

 

Күптән инде, күптән.... 

Кичке көзге урамнарны гармуннар белән яңгыратып, шау-гөр килеп әнкәй белән әткәй туганнарны, дусларын ияртеп җырлашып кайтып керделәр. Кайдан? Әлфия Афзалова концертыннан. Әнкәй кабат-кабат, шатлыгын яшерми, концерттан соң сәхнә артына кереп Әлфия апа белән танышканын, үзенең дә Актаныштан икәнлеген әйткәнен сөйли.  Әлфия апа шунда көлеп: «Бәгърем, ничек килеп чыктың монда», – дип сораган. Әйе, Актаныш кайда да, Буа кайда? 

Алар яшь иде... 

Алар инде бу дөньяда юк. Тик ул кичне табыннар корып түгәрәк өстәл артында уен-көлке белән концерттан алган тәэсирләре белән җырлашып, күңел ачып, Әлфия апа җырларын җырлап утырганнары һаман да истә... 

Берәр заман, балачакта тыңлап үскән, яраткан җырчым Әлфия апаның концертларын алып барырмын дип кем уйлаган. Миңа Әлфия апа белән бер сәхнәдә эшләү бәхете насыйп булды. Халкымның сәнгать тарихына исемнәре алтын хәрефләр белән язылган Әлфия Афзалова, Габдулла Рәхимкулов, Вафирә Гыйзәтуллина, Зиннур Нурмөхәммәтов, Рафаэль Ильясов кебек мәшһүр җырчыларыбыз белән иҗат итүем белән бәхетле мин! 

Әлфия апа барысыннан да үзгә шәхес иде. Ул мәхәббәтле иде, ул якты, сөйкемле иде, ул «бәгърем» диеп елмаеп дәшә иде. Әнә шул бәгъреннән чыккан җырларын тыңлаучының бәгъренә тия, моңнары күңелләрнең бар кылларын чиртә иде. 

Ул ярата белә иде, гашыйк була белә иде! Аңа табынучылар күп иде! Яратуын ул яшермәде. Гашыйк булу хисе аңа искиткеч күңел күтәренкелеге, дулкынлану, бетмәс-төкәнмәс сихри көч бирә иде. Һәм яңа җырлар туа иде. Һәр җыр – энҗе бөртеге. 

Хәтерлисезме, аның ничек микрофон тотып матур затлы күлмәкләрдән, башын аз гына янга ташлап сәхнәгә чыгу мизгелен? Килеш-килбәте, елмаюы, нәзакәтле кыланмышы – ул үзенең Ходай биргән хатын-кыз асылын ача белә иде. 

Әгәр Әлфия Афзалова, иманым камил, Голливуд актрисасы булса ул, һичшиксез, «Икона стиля», «Мәхәббәт эталоны» булыр иде! 




Ул җырларында да, мәхәббәттә дә, балаларында да иксез-чиксез иде! Минем хәтеремдә ул «бәгыйрь» булып саклана. 
            

Бүген 2018 елның ямьле һәм моңлы бер җәйге киче. 

 

Теги: Әлфия Авзалова Альфия Авзалова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар