Бүген WorldSkillsның эшлекле программасы башланды

Бүген WorldSkills 2019 халыкара чемпионат кысаларында WorldSkills Conference 2019 конференциясенең тантаналы ачылышы узды. Анда Россия хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Дөнья — куркыныч астында: үзгәрешләр чорында җайлашу, уңышка ирешү һәм чәчәк ату өчен күнекмәләр» темасын ачкан пленар утырышта чыгыш ясаган Татьяна Голикова белдерүенчә, бүген хезмәткәрләрнең 23 проценты үз һөнәрләренә туры килмәгән эш башкара. Ул Россия хезмәт базарында квалификацияле белгечләргә кытлык булганын искәртте. Әлеге проблеманы хәл итү өчен укыту программаларын киңәйтү ,берничә һөнәр алу мөмкинлеген булдыру кирәклеген әйтте. WorldSkills хәрәкәте моңа ярдәм итә. WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион имтихан биреп, Skills Passport алучыларны илдә 200 ләп эш бирүче кабул итәргә әзер. Әлеге документта компетенция дәрәҗәсе күрсәтелә. Россиядә 90 меңнән артык белгеч мондый паспорт алган инде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда һөнәри урта белем бирү тармагына игътибарның зур булуын әйтте. «Төп максат - кеше капиталын булдыру", – диде Президент төбәкнең уңыш серен ачып. Рөстәм Миңнеханов республикада 37 ресурс үзәге булдырылганын, 2020 елга алар санын 41 гә җиткерергә теләүләрен әйтте.
Эшлекле программа кысаларында Америка язучысы, элекке трейдер һәм риск-менеджер Нассим Талеб чыгыш ясады. «Уңыш ялгышлар аша килә», – диде ул. Ялгышлыклар методы хакында бәян итте. «Иң күп банкротлык Калифорниядә урнашкан Силикон үзәнлегендә», – дип белдерде. Аның фикеренчә, банкротлык иң яхшы укытучы.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.