Логотип
Яңалыклар

«Безнең заман» – әзерлек башланды 

Быел фестиваль үзенең 10 еллыгын билгеләп үтәчәк.


«Безнең заман» эшләүче яшьләрнең республика телевизион фестиваленә әзерлек башланды. Оештыру комитеты инде яңа катнашучылардан 80 гариза кабул итәргә өлгергән.  Фестиваль Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм Россия Федерациясе ЮНЕСКО эшләре комиссиясе эгидасы астында уза. 
Быел фестиваль үзенең 10 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шул исәптән алдынгы карашлы, иҗади, креатив яшьләрне көз көне узачак әлеге юбилей чарасына әзерләү слеты үз эшен башлап җибәрде. Катнашучыларның барысы да республиканың алдынгы предприятиеләрендә хезмәт куючы яшьләр. Аларны фестивальгә әзерләнү серләренә төшендерү өчен тугыз ел дәвамында Гран-при яулаган командалар үзләренең осталыгы белән уртаклашачак, җиңү серләрен ачачак. Шулай ук Татарстан һәм Россиянең алдынгы сәнгать осталары да тәҗрибә белән бүлешәчәк. 
Алдагы елларда Гран-при яулаган командалар сүзләренә караганда җиңү яулау елдан-ел кыенлаша, әзерлек дәрәҗәсе үсә, яңа идеяләр туа. Шуңа күрә быелгы фестивальнең башланганын түземсезлек белән көтәләр. Башка еллардан аермалы буларак, фестивальдә катнашучыларның яше дә арткан. Хәзер анда 45 яшькәчә республиканың төрле предприятиеләрендә эшләүчеләр катнаша ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар