Балтач Мәдәният йортында «Пар канатлар» кичәсе үтте.
Әлеге кичәне «Татарстан» радиосының баш мөхәррире Рәзин Нуруллин алып барды.
Бу көнне сәхнәгә күтәрелгән, 50-60 ел бергә гомер кичергән парларның һәрберсе турында озаклап сөйләп булыр иде: Хания һәм Нотфулла Гариповлар (Нөнәгәр), Гөлфия һәм Мансур Газыймовлар (Смәел), Рәйханә һәм Рәхимҗан Хәкимҗановлар (Куныр), Рәшидә һәм Әхмәт Мөхәммәтшиннар (Түнтәр)... Район башлыгы Рамил Нотфуллин хаклы: Балтачта гаиләләр үзләренең тырышлыгы, ныклыгы, өлкәннәргә карата хөрмәте белән аерылып тора. Моны инде вакытлар исбатлаган. Сәхнәне тутырып утырган юбилярларны котлаучылар күп булды: Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Бөтенроссия татар гаиләсе» фонды җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина, шагыйрь, «Татар гаиләсе» фонды директоры Роберт Миңнуллин, «Татарстан» радиосы җитәкчесе Тәүфыйкъ Сәгыйтов... Җырчылар Рафаэль Ильясов, Зөһрә Шәрифуллина, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, гармунчы Фәрит Хатыйпов... Һәм без – Сөембикә» журналы... Матур, мәгънәле, йөрәкләргә үтеп кереп уйландыра торган кичә булды ул. Бәхетле гаилә нинди була? Моңа төгәл генә берәү дә җавап бирә алмас. Бәхеткә, һәркемнең үз юлы, үз сукмагы. Кичә башында, райондашлары каршында мәңгегә бергә булырга вәгъдәләр бирешкән, никахлашкан Гүзәлия белән Илназ Минвәлиевләр ул көнне тормыш дигән озын юлга чыкты. Еллар узгач, Гүзәлия дә, үзен сыңар күзле килеш кияүгә алган Гасыймына гомер буе рәхмәтле булган Фәния апа бу кичәдә әйткән кебек: «Мин үземне бик бәхетле саныйм. 5 балам, 11 оныгым, 3 туруным, янымда алтын баганам – ирем бар», – дия алсын иде. Ә Илназ, Гасыйм абый кебек: «Без 57 ел бергә. Әле яшәмәгән дә кебек...» – дип өстәсен иде...
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.