Логотип
Яңалыклар

Балаларыгызны саклагыз: яңа афәт баш күтәрә – снюс

Җәмгыятькә, безнең балаларга яңа афәт яный. Аның исеме – снюс. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.  

Җәмгыятькә, безнең балаларга яңа афәт яный. Аның исеме – снюс. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.  

 

– Снюс күптән түгел барлыкка ккилде. Һәм аны тәмәке тартудан альтернатива дип тәкъдим итәләр, – диде «Республика наркология диспансеры» каршында эшләүче «Общее дело» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Илья Трубин. – Аны бүген суыра торган конфет, мармелад, сагыз рәвешендә бөтен җирдән сатып алырга була. Хәтта азык-төлек кибетләреннән дә. Һәм аны 9-10 яшьлек бала да бернинди чикләүләрсез сатып ала ала. Әмма шушындый бер «конфет»та никотин 3 кап тәмәкедәге кадәр. Зыянын күз алдына китерү авыр түгел... Аның белән мәктәп укучыларының агуланган очраклары инде шактый теркәлде. Киров өлкәсендә хәтта үлем очрагы да булды. Казан шәһәренең 40 нчы гимназия директоры Людмила Яковлева бу хакта социаль челтәрләрдә язып чыкты, полициягә мөрәҗәгать итте. «Балаларыгызга карата игътибарлырак булсагыз иде», – диде ул ата-аналарга.  

Мин үзем шәхсән интернеттан снюс белән кызыксынучыларның саны ни дәрәҗәдә артуын махсус өйрәндем. Татарстан бу очракта, Чиләбедән кала,  икенче урында тора. Соңгы 3 елда бу сан 153 меңнән 1 миллион 200 меңгә кадәр күтәрелгән. (Соңгы мәгълүмат 2019 елның 1 ноябренә.) Уйландырырлык саннар...  

«Бу афәттән хөкүмәт дәрәҗәсендә махсус карарлар кабул итеп кенә котылып булачак, – диде Илья Трубин. – Һәм иң беренче чиратта снюсны сатуны чикләргә кирәк. 18 яше тулмаганнарга аны сатуны тыю турында карар кабул ителергә тиеш. Без хәзер иҗтимагый палатага мөрәҗәгать әзерлибез».  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нигэ сатуга рохсэт бирэлэр сон?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шундый фикер туа, малкуарлар безнен балаларны юк иту буенча диверсион эш алып бара, э дэулэт органнары - Роспотребнадзор, полиция, прокуратура тыныч кына читтэн кузэтеп тора. Ничек саклап бетерергэ балаларыбызны бу акчага сатылган жэмгыятьтэ?!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Саттырмасыннар. Тәүлек буе балага ияреп йөреп булмый, өйдә бикләп асрап та булмый. Ничәмә-ничә төрле тикшерү-контроль органнары, әллә ниткән комиссияләр, һ.б. шуның ишеләр белән бөтен Рәсәй тулган , нәрсә генә эшләп утыралар соң алар ?! Илдә тәртип салалмагач ниемә асрап ятабыз аларны???

        Хәзер укыйлар