Бала хокук даирәсендә

Кичә Татарстанда шушы исемдәге конкурс башланып китте. Мәгълүмати-социаль темага багышланган видеороликлар конкурсы беренче тапкыр 2014 елны – Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тәкъдиме белән уза. Ул елны конкурска 160 видеоролик җибәрелә. Конкурсны оештыручылар – Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил; Татарстанның Мәгариф һәм фән; Спорт һәм яшьләр эшләре; Юстиция министрлыклары, «Татмедиа» республика агентлыгы.
2015 елда конкурсны ел саен уздырырга карар кылына. Быел ул 10 сентябрьдән 20 ноябрьгә кадәр барачак.
Катнашучылары – 6 яшьтән алып 30 яшькәчә булган балалар, яшүсмерләр, яшьләр. Анда ялгызыңа гына да, берничә кешелек төркем яки иҗат берләшмәләре белән дә катнашырга була.
Конкурс өч этапта уза.
1 этап – эшләр кабул ителә (10 сентябрь – 31 октябрь;
2 этап – эшләрне бәяләү этабы ( 1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр);
3 этап – йомгаклау этабы (11 ноябрь – 17 ноябрь).
Видоероликларга түбәндәге таләпләр куела:
ул халыкның хокукый белемен арттырырга, хокукый культура тәрбияләргә юнәлгән булырга тиеш;
сюжет җыйнак һәм шул ук вакытта мәгълүматлы да булсын;
дәвамлылыгы 2 минуттан артмасын.
Видеоязма теләсә кайсы электрон туплагычта: CD яки DVD диск, флешка һ.б. кабул ителә. Шулай ук катнашырга теләк белдерүче видеороликны кайсы да булса социаль челтәргә урнаштырып, комиссиягә аның сылтамасын гына да юллый ала.
Эшне юллаганда конкурсның Положениесендә күрсәтелгән формадагы гаризаны да тутырырга кирәк. Положение белән Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең сайтында, «Наши проекты/Конкурсы» бүлегендә танышырга мөмкин.
Эшләр рус телендә дә, татар телендә дә кабул ителә.
Җиңүче дип табылганннарга акчалата бүләк тә каралган.
Видеороликларны түбәндәге адреска юллыйсы:
Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт (2 кат).
Электрон адрес: rebenok-vmire-prav@yandex.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
23 гыйнвар 2021 - 20:21Без имениБик дөрес киңәшләр, әзрәк, бер 30 ел элек укыган булсам, күпме ялгышлар ясалмаган булыр идеМенә бу 10 әйбер турында туганнарга сөйләргә кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 21:08Без имениЯлгышырсын ,эгэр ризалашсан.икегэ буленп яшэп булмый. ,...Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 21:26Без имениСина Ир табылыр э балага эни беренче урында.Син узенне Балан урынына куеп карада аннары уйларсын нишлэргэ икэнен.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 23:37Без имениСез ана кияргэ чыксагыз,бик бэхетсез булачаксыз,балагызны да бэхетсез итэсез.ашыкмагыз уз бэхетегезне табарсыз тик Анын белэн тугел.эти энисе нэрсэ эйтсэ шуны эшли торган ир, ир тугел.ялгыша курмэгез.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.