Логотип
Яңалыклар

Азык-төлек һәм даруларга бәяләр нигезсез артмаячак

Монополиягә каршы федераль хезмәт узган ел ахырында арзанлы, әмма яшәү өчен мөһим препаратларга бәяне арттыру тәкъдиме белән чыккан. Чөнки бәясе 50 сумнан кимрәк торган даруларны җитештерү  фармацефтик предприятиеләргә табыш китерми, хәтта зыянга да икән. Шуның белән бәйле рәвештә 300гә якын төр препаратның даруханә киштәләреннән гомумән юкка чыгу куркынычы туган.  Монополиягә каршы хезмәтнең тәкъдиме исә моңа юл куймау максатын күзаллаган.


- Октябрь ахырында рентабельле булмаган 300гә якын препаратны җитештерүне туктату турында сүз булды. Әмма һәр кешенең дә кыйммәтле аналогларны алу хәленнән килми. Шуңа да арзанлы даруларны җитештерүне саклап калу турында тәкъдимнәр җыелды. Тәкъдимнәрнең берсе бу препаратларның бәясен күтәрү белән бәйле иде.  Әмма бүген инде бу мәсьәлә үзенең актуальлеген югалтты. Россия Федерациясе дәрәҗәсендә арзанлы препаратлар җитештерүне дәүләт тарафыннан субсидияләү турында карар кабул ителде, - дип аңлатма бирде Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел.

Ведомство тарафыннан узган елда яңгырашлы эшләр шактый булган. Әйтик, карабодайга бәяләрне арттыру мәсьәләсе тикшерелеп, гаеплеләр җаваплыкка тартылган. Шул рәвешле үзара килешеп, нигезсез бәя күтәрүче сәүдә үзәкләренә бик яхшы сабак укытылды.  “Карабодай эше” мондый күренешләр өчен җавап тотарга туры киләчәген ачык күрсәтте.

“Россия почтасы”на карата кабул ителгән карар да яңгырашлы булды.  Франкирование, ягъни почта түләве турындагы дәүләт билгеләре урнаштыру өчен нигезсез рәвештә өстәмә акча алу законсыз дип табылды. “Россия почтасы” 6 миллион сумлык штрафка тартылды.

Ә менә “Шикәр эше” әле дә тәмамланмаган. Искәртеп узабыз, шикәр заводларын күпләп сату бәяләрен арттыруда гаепләделәр һәм аларны судка бирделәр. Башта эш республикабызның шикәр заводларына – “Буа шикәр заводы”, “Зәй шикәр заводы” һәм “Нурлат шикәре”нә карата гына кузгатылган булган. Әмма комиссия тарафыннан республикабызда гына түгел, бөтен Россиядә шундый вәзгыять булуы ачыкланган. Шул рәвешле шикәргә бәяләрне күтәрү турындагы тикшерү эше ил күләмендә үткәрелә башлады. Бүгенге көндә Россиянең 72 заводы әлеге эш буенча җавап тота. Әмма әлегә суд карары чыгарылмаган.

Гомумән алганда, көндәшлекне яклау мәсьәләләре Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе вәкилләре өчен өстенлекле булып тора. Узган елда гына  моның белән бәйле 299 эш ачылган.

- Канун бозулар хәзер ешрак очрый. Шул ук вакытта гражданнар да бу мәсьәләләргә аеруча игътибарлы була башлады, - ди Павел Козел.

2016 елга ведомствоның игътибар үзәгендә булачак мәсьәләләр арасында:


- даруларга һәм азык-төлеккә нигезсез бәя күтәрүләрне булдырмау,
- көндәшлек принципларын саклауны тәэмин итү һәм
- эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен административ киртәләрне киметү.

сылтама: http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар