Логотип
Яңалыклар

​«Алтын Урда» фильмына Татарстан нинди өлеш керткән?

XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында «Алтын Урда» фильмы тәкъдим ителде. Продюсер Рубен Дишдишян сүзләренә караганда, Татарстан төшерү командасына акчалата да, актерлар белән дә ярдәм иткән.

Фильмда төп рольләрнең берсен – хан хатыны хезмәтчесе Зәйнәпне – Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина уйнаган. «Татарстаннан тагын кемнәр катнашты?» – дигән сорауга җавап итеп, Нәфисә Хәйруллина, Рамил Сабитов исемнәрен атадылар. Актер һәм режиссер Рамил Сабитов тумышы белән Чаллыдан, хәзерге вакытта Мәскәүдә яши. Ул «Алтын Урда» фильмында ханны уйнаган. Эльмира Кәлимуллина әйтүенчә, алар фильмда хан белән татарча аралашканнар.

Фильмга актерлар эзләү барышында Татарстанда кастинг та узган. Кайбер кадрлар республика җирлегендә төшерелер дип ниятләнгән булган. Тик бу эш тормышка ашмый калган. «Төшерү өчен кирәк булган бөтен әйбер Кырымда тупланган иде. Аларны Казанга китертү – шактый чыгымлы. Ә «Беренче канал» акчаны без көткәннән әзрәк бирде. Шуңа күрә Кырымда гына төшерергә булдык, Татарстанда төшереп булмады», – дип аңлатты продюсер Рубен Дишдишян.

Татарстанның «Ак Барс» банкы фильмга акчалата ярдәм күрсәткән. «Нинди сумма турында сүз бара?» – дигән сорауга продюсер Рубен Дишдишян төгәл җавап бирмәде: «Зур сумма түгел», – дигән җавап белән генә чикләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар