Алтын каләмне эзлибез!

«Алтын каләм – Золотое перо» фестивале тагын яшь журналистларны җыя! Иртәгә, 3 июльдә Яшьләр Үзәге базасы булган«Волга» лагеренда XXIV«Алтын каләм» республика фестивале старт алачак һәм ул 7 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Фестивльдә катнашырга теләүчеләр саны быел 200 дән дә артып китә. Бу хакта бүген журналистларга матбугат конференциясендә җиткерделәр. Әлеге чарада Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова (ул «Алтын каләм» фестивален оештыручыларның берсе, аны «фестивльнең әнисе» дип йөртәләр), «Татарстан–Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры, Татарстан журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов, КФУ ның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе җитәкчесе Леонид Толчинский, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Республика яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова катнашты һәм чыгыш ясады.
«Алтын каләм» фестивале 1996 елда Балалар һәм яшьләр эшләре буенча Дәүләт комитеты, Татарстан журналистлар берлеге, Казан дәүләт университетының журналистика факультеты, Татарстан Республикасы Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгы катнашында барлыкка килгән иде. Шул чордан башлап Фестиваль аша якынча 10 меңнән артык егет һәм кыз узды. Аларның күбесе инде үзен массакүләм матбугат чараларында тапты, исемле журналистлар булдылар. «Алтын каләм» бүген дә мәктәп укучылары, башлап язучы яшь журналистлар арасында бик популяр. Һәм ул – яңарышта.
Фестиваль көннәрендә каләмчеләрне мастер-класслар, иҗади конкурслар, кызыклы шәхесләр, журналистика мэтрлары белән очрашулар көтә. Яшь журналистлар 7 юнәлештә эшләячәк – басма журналистика, телевидение, радио, мультимедиа, фотожурналистика, дизайн һәм верстка. Татарстан Республикасы мәгълүмат кырының актуаль көн тәртибендә торган темалар фестиваль тормышында киң чагылачак. Татарстанда эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты WоrldSkills Kazan 2019 га, Татарстан Республикасында яшьләр дәүләт сәясәтенә 25 ел тулуга, Фәнни-популяр журналистикага, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, 2019 ел – Россиядә театр елына багышланган язмалар, видеосюжетлар, радиотапшырулар, фотокүргәзмәләр, рус һәм татар телләрендә көн саен чыгып барган газеталар кызыклы һәм кабатланмас булыр дип көтелә.
Традиция буенча фестивальнең Гран-при ияләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән грант акчалары хисабына КФУда «Журналистика» белгечлегенә уку мөмкинлеге алачак. Быел беренче тапкыр «Телевидение» юнәлешендә грант алган җиңүчене билгеләячәкләр.
Димәк, «Алтын каләм»нәрне эзли башлыйбыз! Старт бирелде! Иҗат уңышлары сезгә, каләмнәр!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
Соңгы комментарийлар
-
15 апрель 2021 - 10:33Без имениЙомшак күңелле балалар үзләре башлап сөйләшергә дә белмиләр шул. Минем дә бердәнбер улымның йөрегән кызлары үзеннән олы була. Ахрысы, кызлар үзләре кыюрак минем улымнан. Берни дә әйтеп булмый. Үзе тормышын үзе корсын, дип, барысына да риза мин.Улыбыз өч балалы хатын алган...
-
15 апрель 2021 - 09:13Без имениТиле Бергена торле булмый шул! Анны биргэн акчаларын нык жыеп тоталар иде..узендэ берэр торып урын кара Иден бу кон килэчэге кон кебек ачык иде лэбаса!Бумеранг законы
-
15 апрель 2021 - 06:36Без имениКайчандр улда бит хатыныкы г-на булган син аны аертп алдын.алай бэхетле булп буламы. Тап башканы буйдак аерылганны. Хэм яшэ гаилэ короп балан булгач бэлхем иялэшерсен. Купме хатын ялгыз тормош алып бара. Авыр булсада. Баласы дип Яши. Парлы матур гаилэне бозоп аерп яшэмэгез. Гел тормош ак полосадангна тормый. Ометлэнеп яхшы хыяллар, эчкерсезлек уцсезлек б, н яшэргэ кирэк. Кешегэ хэттэ дошманынада яхшы телэк телэсэ, узендэ унай ягы б, н кайтр.Бумеранг законы
-
15 апрель 2021 - 06:49Без имениГомер буе матур тороп булмый, аннан баланы сонга калп тапсан, устеруе читен. 35 тэ2 табалар.ул барбр хатынын ташламый, тормош алып баррга ул яхшы, балалары очендэ яхшы эни. Атнага 1 Ир курэм дип ят инде. Ялгзак булып. Анлаш. Анын б, н. Яшьлек утэ сизмисен олгайганны. Хатыны белсэдэ дэшми. Топле. Ул бары синен назын рэхэтлеген алыр оченгнэ килэ бит. Утрып чэйдэ эчмэгэч. Бу ярату тугел. Э син куркасын авырлыктан тормош алып бара алмам башка б, н дип. Акча эз булсада житэ. Куп булсада бетэ. Парлы булып анлашп яшэгэндэ житэ.Cөяркәм фатир бүләк итте
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.