Логотип
Яңалыклар

Александра Соловьевадан Әлифба музеена бүләк киләчәк 

Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең Әлифба музее – төрле илләрнең азбука, букварь һәм әлифбаларын бергә туплаган дөньядагы бердәнбер музей!

Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең Әлифба музее – төрле илләрнең азбука, букварь һәм әлифбаларын бергә туплаган дөньядагы бердәнбер музей! Андагы 265 әлифба янына тиздән тагын берсе өстәләчәк: «Татар кызы–2019» бәйгесендә катнашырга Карелия Республикасыннан килгән Александра Соловьева музейга кареллар өчен чыгарылган әлифбаны бүләк итеп җибәрергә вәгъдә итте.  

 

Үз төбәкләрендә җиңеп, «Татар кызы–2019» Халыкара бәйгесенең Казанда узучы ярымфиналында катнашырга килгән 27 кызны һәр елдагыча быел да Арча – Тукай эзләре көтә иде. Кызлар Кырлайда, Кушлавычта, «Казан арты» тарих-этнография музеенда һәм, әлбәттә, Әлифба музеенда булдылар.  

Дөнья буйлап җыелган барлык әлифбаларны караганнан соң, Александра: «Ә сездә карел телендә чыккан әлифба бармы?» – дип сорады. Исемлекне кабат барлап чыктылар: карел телендәге әлифбалары юк икән. «Мин сезгә аны үзем җибәрермен», – диде ул. 

«Татар кызы–2019» Халыкара бәйгесен карарга килгән тамашачы (ә Александра финалга узды!) бу сөйкемле кызга игътибар итмичә калмастыр. Беренче чиратта – исем-фамилиясенә: Соловьева Александра Сергеевна. Ничек татар кызы булсын инде ул, дип күпләр шаккатыр, мөгаен. Әнисенең исеме дә Елена икәнен белсәләр...  

– Мин татар кызы! – ди ул. – Әйе, әтием – карел, тик әнием – татар. Елена исемле булса да – ул татар кызы. Бабам хәрби кеше булган – гел күченеп йөргәннәр. Ахырда Карелиядә төпләнгәннәр. «Советлар Союзы булганда, без барыбыз да бер милләт – руслар идек, шуңа сиңа Елена дип исем куштык», – дигән әбием әнигә. 

Аларның өйләрендә русча гына сөйләшәләр. Әтисе дә туган телен белми үскән. Александра башта аның туган телен – карел телен өйрәнгән. Ул, гомумән, телләр өйрәнергә ярата, эше дә шуның белән бәйле – ул фин теле укытучысы. «Бер телдән икенче телгә күчү минем өчен һәрвакыт кызык уен кебек», – ди. Аннан инде татар теленә тотынган. Ел ярым элек татар теленнән репетитор тапкан – аның ярдәмендә татарча сөйләшергә өйрәнә. Инде сөйләшә! Карелиянең башкаласы Петрозаводскида нинди татар оешмалары бар – барысы белән дә таныш. Алай гына да түгел, ул – аларның актив әгъзасы. (Казаннан кайткач, мөгаен, үзләрендә татар яшьләр оешмасы да төзер. Шул турыда хыяллана!) 

Ә татар халык биюләренә ул әллә кайчан гашыйк! «Казан» дәүләт бию ансамбле солистлары белән үзен сынап карарга да өлгергән. Гомумән, кайда гына бию көе яңгыраса да – Александра инде уртада! Ут кебек!  

– Катнаш гаиләдә дә телләрнең бергә яши алганын исбатлыйсым килә, – ди ул. – Үз туган телеңне белергә, аның белән горурланырга кирәк! Шундый зур бәйгедә катнашу тамырларыма мөрәҗәгать итү, үземне сынап карау өчен менә дигән очрак булды. Татар телен өйрәнү өчен зур стимул да... 

 

Исегезгә төшерәбез: «Татар кызы–2019» Халыкара бәйгесе быел Удмуртиядә, Ижевск шәһәрендә 27 сентябрь көнне узачак. Җиңүче кызны Златоуст осталары тарихи Казан таҗына охшатып ясаган, алтын, асылташлар һәм энҗеләр белән бизәгән махсус таҗ һәм «Лада Гранта» автомобиле көтә. Таҗ «Татар кызы» бәйгесендә җиңеп чыккан кызларның берсеннән-икенчесенә күчеп бара. Быел кайдан килгән кыз җиңсә – киләсе елга «Татар кызы» бәйгесенең финалы шул төбәктә узачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар