«Аксенов-фест»та Гүзәл Яхина да булачак!

9-12 сентябрьдә Казанда «Аксенов-фест-2015» фестивале уза. Әлеге әдәби вакыйга күпләрне кызыксындырды.
Әдәби-музыкаль фестивальдә прозаик Евгений Попов һәм Александр Кабаков, Казаннан әдәби тәнкыйтьче Алексей Саломатин, актер Вениамин Смехов, прозаик Денис Драгунский, шагыйрә Ирина Ермакова, Юрий Щербаков җитәкчелегендәге «V.Aks Band» джаз коллективы һәм башкалар катнашачак. Шулай ук талантлы язучы, Мәскәүдә яшәп иҗат итүче якташыбыз Гүзәл Яхина да – фестиваль кунагы. Ул «Зөләйха күзләрен ача» («Зулейха открывает глаза») дигән романы белән әдәбият дөньясында чын мәгънәсендә дебют ясады: әсәре ел ачышы булды. «Сөембикә» укучыларын алдан ук сөендереп куябыз: журналның сентябрь санында инде алар Зөләйха турындагы әсәрне укый алачак! Тугызынчы ел рәттән Казанда узучы фестивальнең инде үз традицияләре барлыкка килде. Ул ел саен нинди дә булса яңалыгы белән сокландыра.
Быел «Яңа татар шигърияте антологиясе» китабы чыгу белән истәлекле ул. Анда 22 татар һәм 8 рус шагыйренең иҗаты урын алган.
11 сентябрь көнне Казан ратушасында китапны тәкъдим итү була. Ул музыкаль спектакль формасында узачак. Шагыйрьләр Булат Ибраһим, Рифат Сәлах, Йолдыз Миңнуллина, Дания Нәгыймуллина һәм башкалар үз әсәрләрен укыячак.
Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева билгеләп узганча, фестиваль башкаланың мәдәни тормышында аерым урын били. «Чара Казан мэриясе һәм ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза», - дип билгеләп үтте ул.
Аның сүзләренчә, фестиваль Казанда Василий Аксенов исемендәге скверны ачу белән тәмамланчак. Ул шәһәр үзәгендә, «Мир» кинотеатры артында урнашкан. Фестиваль тәмамланган көнне катнашучылар Язучылар аллеясенә агачлар утыртачак.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
Гомер бер генә килә 8 6 нчы палатага күчтәнәчләр салган пакетын күтәргән таныш булмаган хатын-кыз килеп кергәч, барысы да тын калды. Бибиниса апа ятагына утырган килеш пычак белән кискәләп алма ашый иде. Палатага килеп кергән затлы ханым Бибиниса апада да гаҗәпләнү катыш кызыксыну уятты: бер мәлдә алма кабыгы тамагына тыгылды бугай, очкылык тота башлады.
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.