“Ак чәчәкләр” сериалы телеэкранга чыга

9 ноябрьдән “Яңа гасыр” телеканалында Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча төшерелгән шул ук исемдәге телесериал тамашачыларга тәкъдим ителә.
10 сериадан торган кинокартинаны “ТЯГ” һәм “ТЯГ-Планета” телеканалларында көнгә берничә тапкыр тамаша кылырга мөмкин булачак: сериал сәгать 12.00 дә, һәм кабатлап 17.00 дә, 22.00 дә күрсәтелер дип планлаштырыла.

Моннан тыш, 8 ноябрь көнне әлеге телевидениенең “Мәдәният дөньясы” тапшыруында “Ак чәчәкләр”дә төшкән актерлар белән әңгәмә, ә 22 ноябрьдә шул ук тапшыру кысаларында кинокартинаны төшерү процессына багышланган фильм күрсәтеләчәк.

Сериалның режиссеры Ренат Әюпов сүзләренчә, “Ак чәчәкләр”не төшерү инде узган елның җәендә үк башланган булган һәм анда республиканың 12 театрыннан артистлар сайлап алынган. Төп геройлар — Гөлшаһидә һәм Мансур рольләрендә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәләхова һәм Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Динар Хөснетдинов уйнаган. Әбүзәр Таһиров ролен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әзһәр Шакиров башкара.

“Актерлар белән эшләгәндә зур кыенлыклар тумады. Алар театр артистлары, ә камера алдында театрдагы кебек эмоцияләр булырга тиеш түгел. Шул юнәлештә генә баштан авырлыклар булды, аннан исә бар да үз җаена килде”, - диде Ренат Әюпов иҗат процессы хакында.

Әзһәр Шакиров исә фильмда төшү бер дә авыр булмавын ассызыклады.

“Мин беренче генә фильмда төшүем түгел, шуңа да кыенлыклар булмады. Фильмга килгәндә, әгәр дә Миләүшә ханым тырышмаса һәм булдырам дип йөрмәсә, ул төшерелмәгән булыр иде. Миләүшә татар телевидениесенең башкалардан ким булмаган нәфис фильм төшерә алуын исбатлады. Безнең халык мондый фильмга лаеклы”, - диде ул.

Резеда Сәләхова өчен “Ак чәчәкләр” − ул төшкән беренче фильм. “Кинокарьерам татар классикасыннан башлануына мин бик шат. “Ак чәчәкләр” китабын Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә яратып укыганнар һәм Гөлшаһидә белән профессор Таһиров хакында укып, күпләр табиб һөнәрен сайлаган, - диде ул журалистлар белән очрашу барышында. – Кинокартинаны төшергәндә без Әлмәт, Әтнә һ.б. театр артистлары белән бер мәйданда эшләү мөмкинлеге туды. Сериал булмаса, без алай эшли алмаган булыр идек. “Ак чәчәкләр”нең ничек килеп чыгуын, билгеле инде, тамашачы бәяләячәк.”

Габдрахман Әпсәләмовның оныгы Альбина Әпсәләмова (”Идел” журналының рус телендәге варианты баш мөхәррире) сүзләренчә, әлеге идея хакында ишеткәч, аның гаиләсе һәм Альбина үзе фильм төшереләчәгенә тулысынча ышанып та бетмәгән. “Мин үзем дә сериалны тулысынча күрмәдем әле һәм шуңа да аның экраннарга чыгуын түземсезлек белән көтәм. Мин үлемнән соң яшәү барлыгына тагын бер кат инандым, чөнки бу фильм бабам хакында истәлекләрне һәм аның “Ак чәчәкләр” романын мәңгеләштерә”, - диде ул.

“Татар-информ” алдан хәбәр иткәнчә, фильмның бюджеты 6 млн сум тәшкил итә һәм ул “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырылган.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/27/114962/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
    8636
    0
    85
  • Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
    3820
    1
    42
  • Хыялдагы ир-ат  Үсмер чакта ук  ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак. 
    4899
    1
    40
  • Укытучым Их, вакыт дигәннәре! Ник сез шулай бик тиз агасыз соң? Азга гына булса да мәктәп елларына кайтып киләсе иде лә... Миңа инде 30 яшь, 16 яшьлек  чагым әле кичә генә кебек...  
    3664
    0
    29
  • Галим – Кире әйләнеп кайтасың булма, эзең дә булмасын! – дип ярсып кычкыра иде хатын. Бу сүзләрне ишетүгә Галим башын тотып чүгәләп утырды.  – Барысы да искә төште, Гөлсинә... – диде ул. 
    2764
    0
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 27 май 2022 - 11:00
    Без имени
    Бик матур язгансыз, узегезнен йэзегездэ дэ эбиегез чалымнары бар
    Ялындырам, янәсе...
  • 27 май 2022 - 19:14
    Без имени
    Заманасы шундый,ипташем 6 бала гаилада ускеннар,бер берсе белен йорешмилар,ваатсаптан салам жибарешеп яшилер Чаллыда.
    Бай туганыбыз туенда кадерсез кунаклар булдык
  • 27 май 2022 - 00:29
    Без имени
    Курячяк язмыш
    Инде минем чират...
  • 26 май 2022 - 20:32
    Без имени
    Укып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та кит
    Инде минем чират...
  • 27 май 2022 - 06:58
    Без имени
    Безнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.
    Мин аны Ходайдан сорап алдым
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда