Логотип
Яңалыклар

«Адымнарда» – азәрбайҗан спектакле!

Казанның «Адымнар» мәктәбендә «Яшел яр» укытучылар халык театры «Аршин мал алан» спектаклен сәхнәләштерде. Аны азәрбайҗан композиторы һәм драматургы Гозәер Хаҗибәков 1913 елда язган.

Мәркәзебездә театрлар күп, шөкер. Ләкин укытучылар театры тагын кайсы мәктәптә бар икән? Балаларга белем дә, тәрбия дә биреп, ел дәвамында республика һәм илкүләм чараларны югары дәрәҗәдә уздырып, шундый матур спектакль әзерләгән укытучыларга сокланмый мөмкин түгел. Үзләре матур җырлый, оста итеп бии, сөйләмнәре шундый чиста. Рольләрне башкарган Динар Шәмсетдинов, Тамчыгөл Камаева, Марат Муллагалиев, Лилия Мөхәммәтшина, Нариман Фәхрисламов, Лииля Әхмәтшина, Раилә Арсланова һәм мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов бүген зур театр сәхнәләрендә чыгыш ясап, тамашачыны таң калдырырлык. Тамаша буе башымда торган шушы уйларны театр җитәкчесе һәм спектакльнең режиссеры Нурания Җамали да, килгән кунаклар да җөпләп куйды. «Менә унбишенче ел без шушы мәктәптә (башта ул 165нче мәктәп иде – авт.) укытучылар белән 15 спектакль куйдык. 2024 елның августында «Халык театры» исеме бирелде. Көненә 8-10 дәрес укытканнан соң килеп спектакль уйнаулары өчен укытучыларга бик зур рәхмәт», – диде ул. Шулай ук Нурания ханымга, юбилее уңаеннан, Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Алсу Биктова Рәхмәт хаты тапшырды. Котлаучылар арасында Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина, язучы Равилә Шәйдуллина һәм Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя Гыйләҗева да бар иде. Алар һәммәсе укытучылар коллективына театр сәнгатен үстерүләре, аны киләчәк буынга тапшырулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, башкалар өчен үрнәк булуларын кат-кат ассызыклады. 

Хәзер халыкны бер нәрсә белән дә гаҗәпләндереп булмый, дигән уйлар белән яшибез. Була... Менә шундый ихластан эшләнгән эшләр, игелекле гамәлләр, туган телебездә җанлы аралашулар йөрәккә сары май булып ята. Спектакль ахырында залдагы тамашачыларның, ә алар арасында әти-әниләр генә түгел, балалар да бар иде, басып озак итеп алкышлавы нәкъ шул хакта сөйли дә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар