Логотип
Яңалыклар

80 яшьтән өлкәнрәк әби-бабайның керемен ничек арттырырга?

Эшләмәгән кешеләр, 14 яшьтән зуррак булган үсмерләр беренче төркем инвалид, йә 80 яшьтән өлкәнрәк булганнарны тәрбияләү буенча теркәлеп, айлык компенсация алырга мөмкин. Дөрес,  башка керемнәр булса,  түләүләрне кире кайтарырга туры киләчәк. «Татарстанда андый очраклар бар», –  дип белдерде матбугат очрашуында Россия Пенсия фондының Татарстан буенча Идарәсенең бүлек башлыгы Светлана Морозова. 

Әлеге категориядәге кешеләргә өлкәннәрне караган өчен айлык компенсация түләнә. Ул пенсионерның пенсиясенә өстәлеп бара.  Ә тәрбияләгән кешегә пенсия баллары өстәлә. Тик караучының башка керем чыганаклары булырга тиеш түгел. Булган очракта, ул өлкәннәрне карауны туктату хакында гариза яза. «Башка җирдән керемнәр керә башлауны яшерергә тырышу кирәк түгел, ул барыбер ачылачак, Пенсия фондында бөтен иминият түләүләрен күзәтеп була», – ди Светлана Морозова. Республикада  шул рәвешле компенсацияне кире кайтару очраклары булган. Бу түләүне пенсиясенә өстәп алган өлкәннәр түгел,  аларны караган кеше үзе түли. 

Тәрбияләүче итеп туганнарны гына рәсмиләштерү  мөмкин дигән фикер дөрес түгел. Ул күршеләр дә, якыннар да булала. Рәсмиләштерелгән кеше Татарстаннан читтә яшәргә тиеш түгел.  Моннан тыш, караучының «тәрбиягә алган» берничә кешесе булырга мөмкин.  

Татарстанда 90 мең кешегә караучылар рәсмиләштерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар