Логотип
Яңалыклар

3 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы башлана

Декадада балаларга игътибар зур булачак. Бу хакта бүген булып узган матбугат очрашуында Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Республикада бүгенге көндә 300 меңгә якын мөмкинлекләре чикләнгән кеше яши, шуларның 15,5 меңе – балалар. Татарстан – инвалидларны, инвалид-балалар өчен комплекслы тернәкләндерү системасы булдыру буенча пилот проектта катнашкан 18 төбәкнең берсе. Бала туганнан алып өлгерү чорына кадәр комплекслы чаралар каралган анда. 
Сәламәтлеге күп яклап какшаган авыру бала тәрбияләнгән гаиләгә ярдәм итү максатыннан, республикада гамәлгә ашырылган программа нигезендә социаль хезмәткәрләр өйгә килеп, ата-анага ярдәм итә. Мондый ярдәмне 1604 гаиләнең 718е ала. Министр Эльмира Зарипова моны башка гаиләләрдә ярдәмчеләр булуы, шуңа күрә социаль хезмәткәрләргә мохтаҗлыклары юклыгы белән аңлатты. « Әлеге категориягә кергән барлык гаиләләргә ярдәм итәргә әзербез», – диде ул.  
 Татарстанда 87 620 хезмәт яшендәге инвалид яши. Аларның 27 меңе эшли. Мөмкинлекләре чикләнгәннәрне эш белән тәэмин итү максатыннан республикада «юл карталары» эшли. Соңгы ике елда саулыкка туймаган 11 мең кеше эшкә урнаштырылган. «Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән һәр икенче авыру эшкә урнаштырыла», – диде министр. 
Россиядә үткәрелгән «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты мөмкинлекләре чикләнгән студентларга карата эш бирүчеләрнең фикерен үзгәртергә мөмкинлек бирде. Әлеге чемпионатта Татарстан командасы икенче урынны алды.
 Декада көннәрендә «Әкият» курчак театр каршындагы Балалар үзәгендә планлаштырылган чаралар:
6 декабрь – «Татарстан энҗесе» мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызлар арасында узган VI Республика бәйгесен йомгаклау;
7 декабрь – «Страна сломанных игрушек. Возвращение» инклюзив спектаклен күрсәтү;
13 декабря – «Варенье» XII Бөтенроссия балалар иҗаты фестивале. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар