Логотип
Яңалыклар

2018 елга кадәр өлгереп калыгыз!

Сүз «Ана капиталы» турында бара. Гамәлдәге законнар буенча ул 2018 елның 31 декабренә кадәр генә биреләсе. Аннан соң ничек булыр, әлегә анысы билгесез. Гаиләдә икенче яки аннан соңгы бала туганннан соң күрсәтелүче әлеге ярдәм чарасы 2007 елдан бирелә башлады. 2015 елга кадәр аны 3 төрле юнәлештә кулланырга мөмкин иде, 2015 елдан ул юнәлешләр 4 булды. Болар:

  1. торак шартларын яхшырту өчен (төзелеш өчен тотарга була, әмма бу сертификатка җир сатып алып булмый);

  2. гаиләдәге балаларны укыту өчен (Татарстанда 9 мең гаилә «Ана капиталын» бу максатта тоткан);

  3. әни кешенең киләчәктә пенсиясен формалаштыруга;

  4. гаиләдә инвалид баланы дәвалау һәм тернәкләндерү чаралары сатып алырга (әмма бу теләгән һәр нәрсәне сатып алырга мөмкин дигән сүз түгел. Мәсәлән, гарип баласы булган гаиләгә машина бик кирәкле әйбер булса да, «Ана капиталы»на машина сатып алырга рөхсәт бирмәячәкләр).

2007-2017 ел эчендә «Ана капиталы»ның суммасы 250 мең сумнан 453 меңгә җитте. Аңа Татарстанда 225 мең гаилә ия булган. 166 мең гаилә үзләренең сертификатын инде теге яки бу юнәлештә сарыф иткән. Билгеле, күпчелек кеше аны торак шартларын яхшыртуга тоткан. «Ана капиталы»ның бер өлешен акчалата алу мөмкинлеге дә бар 2015 елда ул – 20 мең булган булса, 2016 елда – 25 мең. Хәзер тагын шунысы җайлы – «Ана капиталы»н алу өчен дә, теге яки бу юнәлештә куллану өчен дә гаризаларны Пенсия фонды бүлекләренә электрон юл белән генә дә юлларга мөмкин.

Һәрбер өлкәдә булган кебек, бу өлкәдә дә алдау юлы белән «Ана капиталы»на ия булырга теләүчеләр табылган. Тумаган баланы туды дип, ялган белешмә бирү очраклары булып, Татарстан буенча 12 кешегә карата җинаять эше ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар