Логотип
Яңалыклар

2017 ел – Россиядә гражданлык оборонасы елы

Бүген Халыкара оборона көне. Халыкара гражданлык оборонасы оешмасы 1931 елда Женева зоналары ассоциацияcе буларак барлыкка килә. Максаты – хәрби чуалышлар вакытында гади халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү була. Бүген бу оешма 56 илне берләштерә, Русия аңа 1993 елның май аенда кушыла (оборона системасы Россиянең үзендә 1932 елда ук булдырыла, һәм быел аның оешуына 85 ел). Нәрсә белән шөгыльләнә дисәгез, аның бурычлары берничә. Мәсәлән, халыкны тормыш куркынычсызлыгы нигезләренә өйрәтү. Бу эш мәктәптән үк башланып, укучыларга аерым фән буларак укытыла.

Икенчесе, халыкны кисәтү системасын булдыру. Томышта хәвеф-хәтәрләр гел булып тора: су басулар, көчле җил, яшен, янгын куркынычы... Болар турында алдан кисәтү күп кенә күңелсезлекләрне булдырмый калырга ярдәм итә.

Өченче бурыч: халыкны һәм корылмаларны саклау. Ул-бу була калса, халыкны индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин итү дә гражданлык оборонасы оешмасы бурычы. Коммуналь инфраструктураны торгызу, көчләрне һәм чараларны туплау, бәла-казалар вакытында халыкның сәламәтлеген кайгырту... бурычлар җитәрлек.

Халыкара гражданлык оборонасы көне уңаеннан узган матбугат конференциясендә Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Орлов бу хакта бик тәфсилләп сөйләде.

Халыкны кисәтү сиситемасы, дигәннән, кичә урамнарда сиреналар тавышын ишетеп, күпләр аптырашта да калгандыр. Гражданлык оборонасы тарафыннан күнегүләр генә иде ул, курыкмагыз. Сиреналардан тыш (аны бөтен кеше дә ишетмәскә мөмкин. Мәсәлән, Казанның Азино бистәсендә урамда тавыш сиренасы системасы бөтенләй дә юк), халыкны домофоннар аша да кисәтү системасы булдырырга ниятлиләр. Кайдадыр бу инде гамәлдә дә. Домофоныгыз шалтырап: «Игътибар! МЧС кисәтә», – дисәләр, аптырамагыз. Халыкны кисәтү системасын сынап караулары булырга мөмкин ул.

Конференция барышында зур бәла-каза, кораллы чуалышлар була калса халыкка кая барырга, кая качарга дигән сорау да яңгырады.

Урамда сирена тавышы ишетелсә, иң беренче булып телевизорны яки радионы кабызырга кирәк булуын белә идегез микән? Анда нәрсә булуын, нишләргә кирәген хәбәр итәчәкләр. Шулай ук кәрәзле элемтә операторлары да кисәтү системасында. Халык телендә «бомбоубежищелар» дип аталучы корылмаларның кайда урнашканлыгы сер булып саклана, алар бөтен җирдә дә юк. Шунысы гына мәгълүм, мондый корылмалар зур заводлар тирәсендә урнашкан. «Беркая да чабарга кирәкми, һәр йортның подвалы яки идән асты бар, атыш-шартлау кебек хәлләр була калса, кешеләргә шунда яшеренергә кирәк», – диде Орлов.

Русларда: «Предупрежден, значит вооружен», – дигән гыйбарә бар. Бездә исә: «Сакланганны саклармын, дигән» – дигәне. Игътибарлы булыйк, кисәтүләргә колак салырга өйрәник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар