Логотип
Яңалыклар

14 ноябрь –шикәр диабетына каршы көрәш көне

14 ноябрь – Бөтендөнья шикәр чиренә каршы көрәш көне.

Табиблар чаң суга – шикәр чире, икенче төрле аны шикәр диабеты, «бирән зәхмәте» дип тә атыйлар, коточкыч зур адымнар белән тарала. 2015 елда бөтен дөнья буйлап санаганда, «шикәр чирлеләр» саны 415 миллион кеше булган. Тагын унбиш елдан аларның саны 600 миллионнан артык китәчәк дип фаразлый алар.

Вакытсыз үлемгә китерүче чирләр арасында әлеге зәхмәт, йөрәк-кан тамырлары һәм онкологияк авырулардан соң, өченче урында тора. Аның мәкере шунда: ул бөтен организмны, иң беренче чиратта, йөрәк-кан тамырлары системасын эштән чыгара, сукыраюга китерә.

Чирнең башлангыч кына чорында кеше үзенең организмында бернинди дә үзгәреш сизми. Ә инде, авызым кибә, тирлим, симерәм, дип табибка килгәндә, инде соң булып чыга.

Шикәр чире ике төрле була. Беренче төре булганда ашказаны асты бизе инсулин синтезламый. Мондый авырулар даими рәвештә инсулын кадап кына яши алалар.

Икенче төре балганда, инсулин җитәрлек күләмдә синтезлана, әмма аның биологик тәэсире үзәргән була. Шикәр чире белән авыручыларның 90 процентында шушы икенче төр диабет булуы ачыклана. Аны кандагы шикәр күләмен киметүче дарулар белән «бәйдә тотарга» мөмкин әле.

Медицина фәннәре докторы, профессор Александр Поздняк сүзләренә караганда, хәзер яңа төр дарулар барлыкка килгән һзм алар шикәр чирен дәвалау өлкәсендә чып-чын революция тудырган. Әлеге даруларның ике төрле булуын әйтеп китте Александр әфәнде. Аның беренчесе – кандагы шикәрне бәвелгә чыгаручы дарулар. Шушы препаратларны куллана башлаганнан соң, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче пациентларның да хәле җиңеләйгән. «Бер генә йөрәк даруы да кешенең хәлен моңарчы болар кебек җиңеләйтә алмаган иде», – ди Поздняк.

Яңа төр даруларның икенче төркеме – эчәклектәге гормоннарга нигезләнгән. Иң кызыгы шунда, алар кандагы нормадан артык булган шикәрне генә киметә, нормадан артык булмаса, тәэсир итми.

Шикәр диабеты башланган гына мәлдә ачыкланган кешеләр сирәк, диелде матбугат конференциясендә. Чөнки кан составына биохимик анализ ясатып кына, яки канны шикәргә тикшертеп кенә дөрес нәтиҗәләр ясап булмый икән. Бу хакта табиб үзе шулай ди. «Кандагы шикәр күләме ул иң төгәл күрсәткеч була алмый. Кичтән баллырак әйбер ашасаң да иртәнгә шикәр күтәрелгән булырга мөмкин. Шулай ук организмда кискен берәр чир булганда да(мәсәлән, инфаркт) канда кинәт кенә шикәр артып китүчән була. Иң яхшысы канны «гликированный гемоглобин»га тикшертү».

Шикәр чиренең килеп чыгу сәбәпләре дигәндә, табиблар иң элек нәселдәнлекне атый.

Икенче урында артык авырлык;

йөрәк-кан тамырлары авырулары;

организмда липид алмашы бозылу.

Хатын-кызларның артык зур бала тудырулары да (4 килограммнан артык) шикәр чире белән авырып китүгә этәргеч була ала. Шулай ук күкәйлекләрендә поликистоз күзәтелгән хатын-кызларга да сак булырга кирәк.

Америкада, гомумән, 45 яшьтән узганнарның липид алмашын даими контрольгә алалар икән.

Авыруны дәвалауга караганда, кисәтү җиңелрәк, диләр табиблар. Сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, актив хәрәкәт – боларны бер генә табиб та инкарь итми. Шулай ук канны даими тикшертеп тору да кирәк. Онытмагыз, үзебезне үзебез кайгыртмасак, безне беркем дә килеп тикшереп йөрмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар