Минем бабам – Камил Зарип улы Садыйков 1907 елның 1 сентябрендә Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында ишле гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килә. Аның тормышы, яшьтәшләренең күбесенеке кебек үк, илебез тарихында тирән эз калдырган вакыйгаларга бай була. Ишле гаиләдә, апа-абыйлар тәрбиясен тоеп үскәнгә күрә, бабам әйләнә-тирә дөньяга сизгеррәк булгандыр, гаилә кыйммәтләренә аерым мөнәсәбәт тәрбияләнгәндер аңарда.
1914 елда, бабама нибары 7 яшь булганда, Беренче бөтендөнья сугышы башланган, аның балачагы шул чорга туры килгән. Аның шул авыр вакытлар турында сөйләгәнен еш искә төшерәм. Бу истәлекләр – безнең гаиләдә буыннан-буынга тапшырып барыла торган тарихның мөһим бер өлеше. Сугыш тәмамланып, ил акрынлап торгызыла башлаган бер чорда, бабам иҗтимагый тормышта актив катнашып китә. Ул колхоз һәм авыл җирлеге рәисе булып эшли, бу аның лидерлык сыйфатлары, оештыру сәләте турында сөйли. Бөек Ватан сугышының иң авыр чорында – сугышның беренче көннәрендә ул фронтка китә. Тәҗрибәле командирлар җитәкчелегендә 39 нчы гвардия миномет полкының бер частенда хәрби бурычын үти. Европаны фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Сугышчан юлы аны Германиягә кадәр алып бара. Аннары Совет-япон сугышында үзен чын каһарман итеп күрсәтә. Бу аның үз иленә тугрылыгы турында сөйли. Бабамның медальләре, документлары, солдат костюмы миндә саклана, алар аның батырлыгы турында искә төшереп тора. Гаилә фотосурәтләре дә безнең өчен бик кадерле.
Бабам белән тыл ветераны әбием җиде бала: алты ул һәм бер кыз үстергән. Бабамның өч улы аның беренче никахыннан булса, хатыны үлгәч, ул минем булачак әбиемә өйләнгән. Бабам фронтка киткәндә уллары бик кечкенә булган, аларны әбием тәрбияләгән. Авырлыкларны җиңеп чыгып, ул сугыштан соң да балалар табып, һәркайсына яхшы тәрбия биргән. Үз балаларын гына түгел, мине – оныгын да үз кызы итеп тәрбияләп, укытып, тормышка да бирүче ул. Бабам, үзеннән соң бай мирас калдырып, 1987 елның 31 маенда вафат булды, миңа 18 яшь иде. Аның тормышы, яшәү рәвеше безгә үрнәк. Ул һәрвакыт гаиләсенә һәм иленә тугры калды. Аның турында истәлекләр оныклар йөрәгендә мәңге яши.
Зөлфия АХУНҖАНОВА.
Нурлат районы, Кәкре Атау авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк