Логотип
Камыр ашлары

Үзең пешергән икмәк

Өйдә икмәк пешерү өчен он, су, чүпрә, шикәр, тоз һәм, әлбәттә, кызу мич кирәк. Болар барысы да бар икән, тәвәккәлләп, пешереп карагыз.



Өйдә икмәк пешерү өчен он, су, чүпрә, шикәр, тоз һәм, әлбәттә, кызу мич кирәк. Болар барысы да бар икән, тәвәккәлләп, пешереп карагыз.


Арыш икмәге. Иң элек камыр ачы­тырга кирәк. Моның өчен 5 г чүпрә һәм 100 г арыш онын бераз җылы суга салып яхшылап болгатып ачыткы (баш, камыр башы дип тә атыйлар) ясала, һәм җылы урынга куела. Яр­ты тәүлектән соң ачыткы әзер. Ин­де сезгә күәс кирәк булачак. Кү­әс — ипи камыры баса торган савыт. Элек аны агачтан яки балчыктан ясый торган булганнар. Андый савытыгыз булмаса, зур, тирән кәстрүл дә ярап куяр. Күәскә бераз җылы су, әлеге ачыткыны, ипигә дип үлчәп куйган онның өчтән берен салып тиз генә ях­шылап болгаталар һәм өстен тигез­ләп, бераз он сибеп өстен каплый­лар. Бу ипи изү дип атала. Җылы урынга куялар. 10-12 сәгатьтән соң тоз һәм калган барлык онны өстәп камырны күәс эчендә озак кына ба­салар, кабат җылыга куялар. Әгәр ипине мич төбенә саласыз икән, ка­мыр ахыргача күәстә кабартыла. Ка­мырның әзер булуы аның тыгызлы­гына, үзлелегенә карап болай бил­геләнә: бармак белән өстенә баскач, барлыкка килгән чокырчык әкрен генә тигезләнә икән, димәк камыр әзер. Әгәр ипине тирән табага, яки калай табакка салырга җыенсагыз, (ипи пешерү өчен чуеннан ясалган махсус калыплар — формалар да бу­ла) болай итәргә кирәк: канат белән генә майланган табага яртылаш кына итеп камырны баскач ук салып, ка­мыр кабарып савытны тутырганчы җылы урынга куялар. Кабарып чык­кач ук, кызу мичкә куялар. 1–1,5 сәгатьтән соң ипи пешә. Пешеп җит­кәнлеген белү өчен шырпы калынлы­гындагы нечкә чыра белән өстен ти­шеп карагыз. Камыр чырага ябышып чыкмаса — икмәк әзер. Аның хуш исе тирә-юньгә таралган булыр.
4 кг арыш онына 2 литр су һәм 40 г тоз кирәк.
Әлеге ысул белән ак ипи пеше­рергә дә ярый. Хәер, аның башка ысулы да бар.

Бодай икмәге. Күәскә стакан ярым җылы су (яңа сауган сөт җылылыгын­да), чүпрә һәм шикәр комы салып, чүпрә тулысынча эреп беткәнче бол­гаталар. Аннан соң, бер стакан он
кушып, агач кашык белән төерләре беткәнче кабат болгатырга кирәк. Кү­әс җылы урынга куела. Ярты сәгать­тән соң калган онны, су һәм тоз өстәп, камырны күәс төбеннән аерыл­ганчы яхшылап басалар, кабат җылы­га кабартырга куялар. Камыр шулай әчеп торганда бер-ике тапкыр басып алу зыян итми. 3-4 сәгатьтән соң камыр әзер була. Аны, югарыда тас­вирланганча, табага салып, мичкә ку­егыз.
2 кг ак онга (бодай оны) 40 г чүпрә, 5 стакан су, 2 аш кашыгы тоз һәм 2 бал кашыгы шикәр комы кирәк.
Ипи салучыга берничә киңәш.
Камыр изгәндә он һәм суны дө­рес чамаларга кирәк. Камыр каты икән — ипи ярыла, йомшак икән — тиз искерә.
Камыр кабарып чыга да, менә-менә кире шиңәргә тора — нәкъ шул минутында аны тизрәк мичкә тыгарга ашыгыгыз.
Күәс төбендә бераз ачы камыр кал­дырсагыз, ипи салган саен ачыткы әзерләүдән котыласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Куәс савыт тугел ул. Куәс оны була. Русча квас

    Хәзер укыйлар