Логотип
Камыр ашлары

Тары боткалы көпшәләр

Эсседә артык мич янында басып торасы килми. Җәй көнне тизрәк кенә пешереп атасы килә. Әйдәгез, "ялкау көпшәләр" тәгәрәтик тә, чәй эчик!


Кирәк: 

* тары – 1/2 стакан;
* су – 1, 5 стакан;
* атланмай – 50-70 г;
* юка лаваш – 150 г;
* үсемлек мае;
* яшелчә.
 

Эш барышы: 

1. Тарыны яхшылап юабыз һәм берничә сәгатькә суда калдырабыз.
Аннары чайкап, кастрюляга салабыз. Су агызабыз (ул тары күләменнән өч мәртәбә күбрк булырга тиеш). Әзер булганчы пешерәбез. 

Мул гына атланмай кисәге өстибез. Болгатабыз.


2. Лавашны шакмакларга кисәбез. Зурлыгын үзегез чамалагыз, зурны да, кечкенәне дә ясап була.
Уртасына тары боткасын салабыз.



3. Кырыйларын бер-берсен каплый-каплый төрәбез.



4. Җөе белән аска җылытылган, майланган белен табасына салып чыгабыз. Икеягыннан да кетердәп  торганчы кыздырабыз. 


5. Әзер көпшәләрне яшелчә белән бизибез.
Каймак белән дә ашап була, чәй белән дә эчеп була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар