Солы сөтеннән печенье

Әлеге камырның составына солы сөте кергән печенье бик тәмле – таралып торучан. Формасы да бик гади генә. Төрле эчлек кушып, төрләндерергә мөмкин.
Кирәк:
130 мл солы сөте;
чәй кашыгының 1/4 өлеше тоз;
1 чәй кашыгы камыш сабагы шикәре (тростниковый сахар);
чәй кашыгының 1/2 өлеше чәй содасы;
130 мл рафинадланган сыек май;
2-2,5 стакан бодай оны.
Эчлек өчен:
200 г чистартылган кабак;
200 г чистартылган бәрәңге;
2 баш суган;
2 тырнак сарымсак;
кыздырыр өчен 2 аш кашыгы сыек май;
тәменчә тоз, борыч;
духовкага тыгар алдыннан майлар өчен 1 йомырка.
Эш барышы:
Камыр өчен солы сөтен, үсемлек маен, шикәрне, чәй содасын бергә кушып бутыйбыз. Иләнгән он өстәп, йомшак итеп камыр басабыз. Әзер камырны пленкага төреп, 30 минутка куеп торабыз.
Эчлек өчен чистартылган кабак белән бәрәңгене әз генә суга салып, әзер булганчы пешерәбез дә калган суын саркытабыз. Әзер кабак белән бәрәңгене төябез. Суган белән сарымсакны кыздырып, кабак белән бәрәңге янына кушабыз. Тоз, борыч сибеп, әйбәтләп туглыйбыз.
Камырны юка гына итеп җәябез. Дүртпочмакларга кисәбез. Фотода күренгәнчә, һәр дүртпочмакның да ике ягыннан киңлеге 1 сантиметрлы 7 полоса кисеп алабыз. Уртасына эчлек салабыз.
Эчлекне каршы дүртпочмак белән каплыйбыз.
Киселгән полосаларны үреп, эчлек өстендәге дүртпочмакка салабыз.
Менә шундый печеньелар барлыкка килә. Хәзер шуларны антипригарлы коврик салынган табага тезеп чыгабыз.
Күпертелгән йомырка белән өстен майлыйбыз. 200 градуска кадәр җылытылган духовкага 20-25 минутка куябыз.
Чәй табынына печенье әзер.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
16 гыйнвар 2021 - 17:16Без имениЭнвэр бик вакытлы гаилэ корган. Кулдан кулга йоргэн хатын-кыз ана иш булмас иде дип уйлыйм.Тиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
16 гыйнвар 2021 - 19:14Без имениБик эчтэлекле язма бу,Аллаhынын рэхмэте яусын.Гел безнен эбекэй турында язылган диярсен.Мин Ютазы районы Димтамак авылыннан.Безнен эбекэебез бик тыйнак, булган, йомшак кунелле кеше иде.Урыны ожмахта булсын!Якын ерак әбекәем
-
16 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениБездэ Дэ Башкортостан да эбекэй Хэм бабыкай дия идек инэки б/ н этки диеп эйтэ идек.Балалар энием хэм этием дилэр,оныклар дэу эни хэм дэу эти дилэр.Якын ерак әбекәем
-
16 гыйнвар 2021 - 19:20Без имениЗ тапкыр укып чыктым. Бик ошады. Авторга зур рэхмэт!Якын ерак әбекәем
-
17 гыйнвар 2021 - 09:03Без имениКуп хатын-кызнын башыннан утәдер андый вакытлыча мавыгулар.Тик кочле йөрәклеләре генә гаиләсен таркатмыйча яши беләләр.Ирем ярым түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.