Татар халкында шундый йола бар – туйдан соң кияүне сыйлау өчен кызның әнисе “Кияү пилмәне” пешергән. Аның төп үзенчәлеге – вак булуында.
Пилмән камырының рецепты гомер-гомергә үзгәрешсез килгән. Камыры йомырка, тоз, әз генә су салып, онга басыла. Ә иткә тоз, борыч, суган кушыла.
Пилмәннең камыры бик юка була.
Камырны биш сум тимер акча зурлыгында гына түгәрәкләп кисәләр.
Пилмәннең эчлеге йомшак булсын өчен итне иттарткычтан ике тапкыр үткәрәләр. Пилмән бөккәндә ит күп салынмасын өчен бер хәйләсе бар. Моның өчен әзер итне учка алып кысыгыз. Бүселеп чыккан ит – бер пилмәнлек норма.
Пилмәнне бөгәр алдыннан камыр эченә салынган итне тигезләп җәяләр. Аннан соң урталай бөкләп, кара-каршы ябыштыралар. Соңыннан исә ике башын беркетеп куялар.
Ә Пенза татарлары “кияү пилмәнен” башкача ясый икән. Казанда күренекле аш-су остасы, “Татар халык ашлары” рецептлар китабы авторы Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 ел тулуга багышланган халыкара аш-су осталары бәйгесендә катнашкан Пенза өлкәсе “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Эльвира Васильева аның үзенчәлекләре белән уртаклашты.
Пенза татарлары “кияү пилмәне”нә фәкать ат ите куллана. Алар камырның бер башыннан башлап, чеметеп-чеметеп бөгәләр. Әзер пилмәннәр тамчы формасында килеп чыга.
Татар гаиләсендә кияү кешегә аеруча хөрмәт белән карыйлар. Шуңадыр, “Кияү пилмәне”ннән тыш, махсус аталган “кияү коймагы”, “кияү мунчасы” да бар. Билгеле, мондый вак пилмән белән кияүне генә сыйлап калмыйлар, ул дәрәҗәле кунакларга да пешерелә. Бүген Казан рестораннарында “кияү пилмәне”нең бер порциясе 500 сумнан башлана.
сылтама
Комментарий юк