Кукмарача күзикмәк
Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы, милли аш-су әзерләүчеләрнең мастер классларын , шулай ук төрле бәйге чаралары үткәреп тора.
Шушы мастер класслар вакытында уңган пешекчеләр үзләренең камыр әйберсе пешерү серләрен ачып салалар.
Мин үзем дә Казанда үткән мастер классларда катнашкан идем.
«Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың илебезнең төрле почмакларыннан, шулай ук чит илләрдән килгән милләттәшләребез каршында ясаган бик мәгънәле чыгышлары мине сокландырды. Хатын-кызлар арасында аның үз-үзен тотышына да сокланмый мөмкин түгел.
Без дә Кукмара Атлас Булатов исемендәге 2нче номерлы күппрофильле лицейда укучы кызлар, укытучылар һәм Кукмара «Ак калфак» оешмасын җитәкләүче Зөмәрә Җиһаншина белән берлектә мастер класс үткәрергә булдык. Чәк-чәк пешерербез, дип уйлап йөргән идек, аның белән тамак туймый бит. Аны туклангач кына кабып куясың. Шуңа күрә без ит фаршы белән бәрәңгедән күзикмәк (кыстыбый) һәм үзебезчә гөбәдия пешерергә булдык. Туклыклы да, тәмле дә.
Мәктәпнең укучыларны пешерү серләренә өйрәтү өчен хәзерге көн таләпләренә туры китереп җиһазландырылган зур аш-су пешерә торган бүлмәсе бар. Искиткеч бүлмә. Моның өчен алар мәктәп директоры Камалова Любовь Степановнага бик зур рәхмәтле.
Пешердек. Барысы да без уйлаганча әйбәт килеп чыкты. Укучы кызларыбыз үзләре дә пешереп карадылар. Өйгә кайткач, әниләребезгә дә пешереп күрсәтәбез, диделәр.
Чәй өстәле янында үзебез пешергән ризыклар белән сыйланып, фикер алышу дәвам итте.
Спонсорлык ярдәме күрсәткән Асия Булатовна, Илзира Сәляхова, Ленар һәм Диләрә Гатауллиннарга, балаларны сөендергәннәре өчен, Аллаһы Тәгалә үзләрен сөендерсә иде. Юмартлык белән мал бетмәс, бәлки артуга сәбәп булыр. Амин шулай булсын.
Күзикмәк (кыстыбый) пешерү рецепты.
Камыр ясау: 1,5 стакан җылымса сөткә аз гына тоз салып каты булмаган камыр басасы, бу камырдан 14 кыстыбый чыга. Җәйгән түгәрәкләрне, кызган табага 2 аш кашыгы сыек май салып, ике ягын пешереп аласы.
Эчлеге: Бәрәңгене тозлы суда пешереп төясе. Аңа пешкән суганлы ит фаршы, 2 аш кашыгы оливковый майонез, аз гына сыер мае, җылымса сөт салып болгатасы һәм пешкән камырга салып төреп куясы.
Гөбәдия рецепты.
Камыр ясау:
1 стакан су
0,5 стакан көнбагыш мае
0,5 чәй кашыгы тоз
1 чәй кашыгы шикәр комы
1 йомырка
2 аш кашыгы майонез
25 гр чүпрә
Йомшак кына камыр басасы, 40 минутка суыткычка куясы
Эчлеге:
1,5 стакан йөзем җимеше
1,5 стакан дөге бүрттерәсе
300 гр корт (кызыл эремчек)
350 гр сыер мае
шикәр комы.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
Соңгы комментарийлар
-
9 апрель 2021 - 13:51Без имениИрең иҗат кешесе булса, хатын-кыз үзе дә иҗат кешесе булса, беренче урынга ирен куя, балаларын куя. Бу минем дә баштан үтте дисәм һич арттыру түгел. Без - хатын һәм ана беренче чиратта. Первым делом - мужья и дети, а сама, а сама потом» диясем килә мәгълүм рус җырын бераз үзгәртеп. Мин дә Газинур хатыны булып чирек гасыр яшәдем, иҗат иттем. Без бер-беребезне тулыландырдык. Без әле картаймаган, иҗат кешесе картаймый ул. Гөлнурга да, Рузиләгә дә дөресен сөйләгәне өчен рәхмәт.Хатын-кызга ни җитми?
-
9 апрель 2021 - 15:15Без имениМин салаватнын яратам корарга мин айгол булам фатих кызыДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
9 апрель 2021 - 15:16Без имениМин тоже жибергэ кирэк була мин тоже татарча билэмДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
9 апрель 2021 - 15:17Без имениМин тоже башкамнын ризалашамДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
9 апрель 2021 - 16:13Без имениМин яратам салаватнын мин тоже жибергэ кирэк булаДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.