Краффин

Йөземле, кипкəн чияле һəм чиклəвекле искиткеч тəмле челтəр сыман камыр ризыгы ул краффин.
Бадам чиклəвеге (миндаль) тəме килеп торган бу камыр ашын татып карагыз əле.
Кирəк:
* 20 г чүпрə;
* 150 мл сөт;
* 150 мл сөт;
* 80 г шикәр комы;
* 1 чəй кашыгы тоз;
* 1 йомырка;
* 2 йомырканың сарысы;
* 40 г эретелгəн атланмай;
* 40 г йомшаган атланмай (майлау өчен);
* 300-400 г югары сортлы он;
* 30 г əстерхан чиклəвеге;
* бер уч киптерелгəн чия;
* бер уч төшсез йөзем;
* 1 кап марципан тəме килеп торган глазурь (шикəр ширбəте);
* 9 г ванилин;
* төрле кондитер бизəклəре.
Эш барышы:
1. 1 чəй кашыгы песок белəн чүпрəне җылымса сөткə салып,

...чүпрəсе бүрек кебек күтəрелгəнче җылы урынга куеп торабыз.

2. 1 йомырка белəн 2 йомырка сарысын, эретелгəн атланмай белəн 80 г шикәр комын, шулай ук ванилинны да кушып,

...күбеклəнгəнче күпертəбез.


...күбеклəнгəнче күпертəбез.

3. Барлыкка килгəн ике катнашманы да бергə кушып, шунда тоз, илəнгəн он өстибез.


4. Камыр баса башлыйбыз. 10 минут чамасы вакыт кирəк булачак камыр басар өчен. Аннары аны сəгать ярымга җылы урынга куеп торабыз.


5. Камыр күтəрелеп менгəч, куна тактасында юка гына итеп турыпочмаклап җəябез дə йомшак атланмай белəн өстен майлаганнан соң, киптерелгəн чия, йөзем, туралган əстерхан чиклəвеге түшибез.

6. Аннан рулет итеп төрəбез. Аның буе 50 см чамасы килеп чыга.

7. Буеннан-буена кырыйларын әйбəтлəп бөрəбез.

8. Кырыйларына җитмичə буеннан-буена кисəбез.


9. Əкəм-төкəм итеп башта бер ягын бөрəбез. Аннары икенче ягын да шулай итеп бөреп, өскə каратабыз.

10. Табаны үсемлек мае белəн майлап, краффинны шунда урнаштырабыз да тагын бер ярты сəгатькə җылы урынга куеп торабыз.
11. 200 градуска кадəр җылытылган духовкада 25 минут пешерəбез.
12. Пешеп, əзер булгач, табадан алып, суытабыз.
13. Аннары глазурь белəн, инструкциядə өйрəткəнчə, краффинның өстенə сөртəбез һəм төрле кондитер бизəклəре белəн матурлыйбыз.

фото: Марина Дмитриева
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.