Каймак бәлеше

Гөлнара САФИНАның үзе белән танышканчы, ул пешергән бәлешләр­дән авыз итү насыйп булган иде безгә. Авызда эреп китә торган, искиткеч тәмле иде алар. Болай тәмле итеп пеше­рергә өйрәнгәнче, Гөлнара бик күп рецептлар сынап караган. «Интернеттагы рецептларга ышанырга ярамый да, күп очракта алар анда нәрсәнедер әйтеп җиткермәгән була. Мин моңа бер генә инанмадым инде», – ди ул үзе. Әнисе­нең бәлеше пешеп чыкканны бәләкәй Самат чак көтеп җиткер­де, чөнки белә ул мичтә нинди тәмле әйбер пешкәнен. 
Искиткеч тәмле каймак бәлеше пешерү серен Гөлнара журнал укучыларыбызга да бик теләп ача. Аныңча итеп сез дә пешереп карагыз әле, якыннарыгыз аннары гел шуны гына сорап торачак.
 
 

Кирәк: 

камыр өчен
* 1 йомырка;
* 0,5 стакан шикәр комы;
* 200 г атланмай;
* 2 стакан он (300 грамм);
* 1,5 чәй кашыгы камыр күперткеч (разрыхлитель).
 
Эчлек өчен:
* 500 грамм кибет каймагы (без 20 процентлысын алдык. 15 процентлысы да ярый);
* 4 йомырка;
* 1 чәй кашыгы ванильле шикәр яки бер чеметем ванилин;
* 5 аш кашыгы шикәр комы.
 
 

Эш барышы:

 Майны алдан ук суыткычтан алып, бүлмә температурасында йомшартабыз.
 Разрыхлитель белән онны бергә кушып куябыз.
 Тирән эчле савытка 1 йомырка сытып, шикәр комын салабыз да эрегәнче болгатабыз.
 Аннары йомшарган майны кушабыз. Онны азлап-азлап куша-куша, камыр басабыз.
Ул йомшак – кул белән җәярлек хәлдә булырга тиеш. Төбе майланган табага камырны бушатып, кул белән баскалап кына таба төбенә җәябез. Камырны таба читен капларлык итеп күтәртеп куябыз.
 
Эчлек:
 Тирән эчле савытка дүрт йомырка сытып, шикәр комы белән болгатабыз. Аннары каймак кушабыз, ванилин сибәбез дә, бик яхшылап туглап, камыр өстенә агызабыз.
 
Бизәү:
 Эчлектән соң таба читенә чыгып калган камырны үткен пычак белән 1см калынлыгындагы тасмаларга теләбез. Аннары беренче тасманы бармак очы белән генә эләктереп, эчлек өстенә кайтарып бөгеп куябыз. Икенче тасмага кагылмыйбыз, өченчесен тагын бөгәбез. Тасмаларны шул рәвешле чиратлаштырып кайтарып салып, бәлешебезнең чит-читен бизибез.
 
 Каймак бәлеше 180 градустагы мичтә 40 минут пешә. Мичтән алгач, бераз суынганын көтәбез дә, өлешләргә бүлеп, чәй табынына чыгарабыз. Бәлеш өстен бөтнек яки мелисса яфрагы белән бизәргә була.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 12 октябрь 2020 - 17:17
    Без имени
    Фикеремне язып бетерә алмыйча, ялгыш басып җибәрдем. Сезнең рецепт эчлегенә мин 9% 500гр творог кушам. Оныкларым, шуңа тагын күрага турап салсам, бигрәк яраталар. Бу җәйне, кура җиләге өлгергәч, бәлеш остенә 5 см ара калдырып, җиләк тезеп чыктым. Аерым чашкыда 1кашык манка, 1 кашык шикәр комы туглап, һәр җиләкнең эченә әзрәк салдым. Җиләк согы акмасын өчен. Бик матур, тәмле булды.
  • 12 октябрь 2020 - 16:59
    Без имени
    Гафу итегез, үпкәләтәсем килми.Миңа эчлегенең тәме ошамый, йомырка тәбәсе (омлет) тәме килә. Мин 400гр.каймак,4 йомырка, 3 аш кашыгы шикәр комы, ванилин, 500гр 9% творог
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8882
    10
    104
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    8964
    8
    72
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4668
    4
    54
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    5920
    2
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан