Үзбәк ашлары


Һаҗәр Исмәгыйлова Үзбәкстанның Карши шәһәрендә яши. Туган-тумача, таныш-белешләре арасында ул үзенең аш-суга осталыгы белән дан тота. Редакциягә язган хатында ул журнал укучылар өчен берничә аш-су рецепты да җибәргән. Без аларны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Рәхим итеп, пешереп карагыз.
Чемчә. Моның өчен мин кишер белән сарымсакны вак токмачлап турыйм да, табадагы үсемлек маена салып кыздырам. Шуңа тоз, төелгән борыч, су кушылган аш серкәсе салып барысын бергә яхшылып болгатам. Бер-ике сәгать суыткычта тоткач, аны икенчегә бирелә торган ашлар белән табынга куям.
1 кг кишер өчен 2 баш сарымсак, ярты стакан үсемлек мае, 1 бал кашыгы аш серкәсе, 1 бал кашыгы тоз, ярты бал кашыгы борыч кирәк.

Катлама сумса. Иң элек сөяксез симез ит, бәрәңге һәм башлы суганны вак шакмаклап турыйм. Борыч белән тоз сипкәннән соң, барысын бергә болгатып, эчлек ясап куям.
Аннары төче камыр басып җәям дә, өстенә эретелгән атланмай ягып, рулет сыман итеп төрәм. Шуны әстерхан чикләвеге зурлыгында кискәлим, һәрберсен кабат түгәрәкләп җәеп чыгам. Уртасына әзер эчлек салып өчпочмак формасында бөргәч, майланган табага тезеп мичтә пешерәм.

Пәтер. Каты итмичә генә токмач камыры җәям. Шуңа эретелгән атланмай ягып урыйм да, кабартма зурлыгында итеп яңадан җәям. Өстен чәнечке белән тишкәләгәннән соң, майланган табага салып мичтә пешерәм.
600 г он, 1 йомырка, 1 бал кашыгы чәй содасы, бераз су һәм тоз кирәк.

Кабартма. Әрчелгән ашкабакны вак шакмаклап турыйм.
Аннары йомыркага он, тоз, чәй содасы кушып камыр басам. Шуны җәеп өстенә атланмай ягам да, туралган ашкабакны сибеп рулетсыман итеп төрәм. Аннары шуннан кабартмалар ясыйм һәм өстен чәнечке белән тишкәләп, мичтә пешерәм. Кабартмаларны табынга кайнар килеш бирәм.
Кабартма өчен 600 г он, 1 йомырка, бал кашыгы чәй содасы, тоз, бераз су һәм 200 г ашкабак кирәк.
Ләгъман. Төче камыр дан эре итеп токмач кискәлим, аны тозлы суда пешереп алам.
Аннары вак шакмаклап туралган ит белән кишер не майлы табада кыздырам. " Алар пешеп җиткәч токмачлап турап бәрәңге, суган, су һәм тоз өстәп барысын бергә томалап пешерәм. Пешеп җитәр алдыннан, бераз томат соусы өстәп җибәрәм.
Шул пешкән итле соусны токмач өстенә салып, икенче аш итеп табынга бирәм.
Токмач өчен 600 г он, 2 йомырка һәм тоз кирәк.
Соус өчен 300 г ит, 1 баш суган, 100 г атлан май, 1 кашык томат соусы, 1 кишер, 2 бәрәңге, 3 стакан су һәм тоз кирәк.

Тиз пешә торган итсез аш. Макарон яисә вермишельны алдан ук пешереп алам. Аннары туралган бәрәңге белән колбасаны аерым-аерым табада атлан майда кыздырам. Ә пешкән йомырканы исә буйга юка гына итеп кискәлим.
Шуларның барысын да кайнап торган суга салып аш пешерәм. Мондый төр аш ит булмаганда бик кулай кайнар ризык булып санала.
Аш өчен 500 г вермишель, 6-7 бәрәңге, 150 г колбаса, 5 йомырка, 200 г атланмай, тәменчә тоз ки рәк.
Ашкабак мантые. Әр челгән ашкабакны, суган һәм терлек маен (аны си мез иттән дә кисеп алырга мөмкин) вак шакмаклап турыйм. Өстенә тоз һәм бо рыч сибеп, болгатып ман- тый өчен эчлек әзерлим.
Аннары төче камыр ба сып җәям дә, 8x8 см зур лыгында квадратлап кискә лим. Шуның уртасына әзер эчлек тутырып ман- тыйның кйрыйларын бөреп чыгам. Аннары мантый ка занының майланган табаларына тезеп, 35 минут парда пешерәм.
Эчлек өчен 150 г терлек мае, 500 г ашкабак, 2 баш суган, тоз һәм борыч кирәк.
Ташкент өлкәсендә яшәүче икенче бер журнал укучыбыз Илмира Ибраһимова исә сезнең белән кайбер яшелчә ашларын әзерләү серләрен уртаклаша.
Баклажан икрасы. Иң элек, баклажанны чистартып турыйм. Шуңа тоз, аш серкәсе кушып, табадагы үсемлек маенда кызды рып алам.
Аннан соң сарымсак, помидорны угычта уып, укроп һәм кинзаны төеп та бактагы баклажан өстенә салам да, барысын бергә яхшылап болгатам.
1 кг баклажан өчен 40 г сарымсак, 500 г помидор, 50 г кинза (аш-тәмләткеч), 50 г укроп, 1-2 тамчы аш серкәсе кирәк.
Кәбестә салаты. Туралган кәбестәгә бераз тоз салып суы чыкканчы уам. Саркыткач, яшел кыяр, суган, укроп турап өстим. Шуңа көнбагыш мае белән 1-2 тамчы аш серкәсе кушып, болгатам.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
26 май 2022 - 15:03Без имениДингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.Дингә кеше кайчан күбрәк килә?
-
25 май 2022 - 22:40Без имениСез гел балалар дип яшәгәнсез, инде үзегез өчен яшәргә вакыт. Аларның үз тормышы, вакыт узгач алар сезне аңлар дип ышанасы килә.Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.