​Яңа елга — алмалы каз

Бү­генге мастер-классыбызда уңган хуҗабикә Эльмира СИРАҖИЕВА 
каз пешерү серен уртаклаша. «Сөембикә» укучыларыбызга ул Илгөлем дигән шагыйрә буларак та яхшы таныш. Танылган журналист Искәндәр Сираҗиның ныклы таянычы, ышанычлы тылы, Йолдыз, Рәйхан һәм бәләкәй Арысланның сөекле әнкәләре дә әле ул Арча районының Күлтәс авылы кызы Эльмира. 
 

Кирәк:

* каз түшкәсе;
* 4-5 зур яшел алма;
* караҗимеш;
* дарчин;
* тоз-борыч;
* уылган керән;
* 1-2 лимон;
* камыр басу өчен он һәм су.
 

Эш барышы:


Бер чиләк суга ярты кап тоз салырга һәм эреп беткәнче әйбәтләп болгатып, казны шунда бер тәүлеккә батырырга. Шикләнмәгез, каз тозның артыгын сеңдерми. Пластмасс чиләк ярамый: казга ят тәм cеңмәсен. 

Бер тәүлектән соң, казны судан алып саркытабыз. Эчен-тышын лимон суты белән ышкыйбыз, тоз-борыч сибәбез, уылган керән сылыйбыз. Керән булмаса, горчица да ярый.

Алмаларны дүрткә бүлеп, дарчин сибәбез һәм караҗимеш белән аралаштырып, каз эченә сыйган кадәр тутырабыз. Алма никадәр ачырак булса, казыбыз шулкадәр тәмлерәк булыр. 

Тутырып бетергәч, казны тегеп куябыз. Ботларын түшкәгә кысып бәйлибез.

Он белән судан токмачка баскан кебек камыр басабыз. Аны калынрак итеп җәябез. Артыгын тырышмагыз: бик юка булмасын. 

Шушы җәймәгә казны төреп, 230-250 градус кызулыктагы мичкә тыгабыз. Табаның тирәнен сайларга кирәк – казның мае күп чыга. 15-20 минуттан соң утны киметәбез. 

Каз ике сәгать ярым, өч сәгать тирәсе пешә. Зуррак казга вакыт күбрәк тә китә әле. Озаграк пешкән саен, каз тәмлерәк. 

Пешкән казны камырдан аралыйбыз. Матурлап кискән яшел алма, виноград тәлгәшләре, лимон телемнәре белән бизәп, табынга чыгарабыз. 

Казны эчендә пешкән алмалар, тозлы кәбестә белән дә бирергә була. 

P. S. Казны камырга төрмичә, кибетләрдә сатылучы махсус капка (җиңгә) тыгып пешерергә дә була. Алай ул кызарып пешә. Камырда пешкәне кызармаса да, тәмлерәк һәм сусылрак.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
    7849
    0
    81
  • Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
    7151
    2
    72
  • Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
    6033
    2
    39
  • Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
    3432
    1
    38
  • Хыялдагы ир-ат  Үсмер чакта ук  ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак. 
    3795
    1
    37
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда