Логотип
Икенче ашлар

​Җәй сые – тутырылган ташкабак



«Хуҗабикә» сәхифәсенең бүгенге кунаклары – Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар. Икесе дә Азнакай якларыннан. Җырчы пар  татар эстрадасына «Гөрләтеп яшик әле» җыры белән дуэт буларак килеп кергән иде. Хәер, Салаватны да, Гүзәлемне дә аңынчы да белә идек үзе. Салават туганнан бирле диярлек сәхнәдә ул – якташлары аларның гаилә ансамбльләрен яхшы хәтерли әле.  Инде менә Гүзәлем белән бер гаилә булып иҗат итүләренә дә биш ел икән. «Болгар радиосы»ның милли премияләре (ә ул аларның бишәү!), «ТМТВ», «Алтын Барс» премияләре тамашачы мәхәббәте турында сөйли.   

Сәхнәдә генә түгел, тормышта да гел бергә алар. «Без хәтта ашарга да бергә әзерлибез. Шулай тәмлерәк тә, тизрәк тә!» – ди алар беравыздан. Җәй – җиңел ризыклар чоры, дип, «Сөембикә» укучыларына да тиз генә әзерләнә торган бер рецепт тәкъдим иттеләр. Дөрестән дә, тиз – плитә янында кайнашырга вакыты булмаган кеше дә әзерли алырлык ул. Өстәвенә, шундый тәмле һәм файдалы.
 

 

Кирәк



500 г эремчек (майлылыгы 5%); 

4-5 яшь ташкабак (кул яссуы зурлыгындагысы әйбәт кенә); 

100 г каты сыр; 

бер уч укроп һәм петрушка (яраткан кеше тархун да өсти ала); 

2-3 тырнак сарымсак; 

таба майларга үсемлек мае; 

ташкабакларның өстенә сыларга 2-3 аш кашыгы майонез (мәҗбүри түгел); 

тоз-борыч. 

Эш барышы

ташкабакны юып, баш-башын кисеп алабыз да өске ягын 1,5 см калынлыгында итеп буйдан-буйга телеп чыгарабыз (капкач вазыйфасын үтәячәк ул). Яшь ташкабакның кабыгын әрчергә кирәкми. 

Чәй кашыгы белән эчендәге орлыкларын алабыз. Безгә ташкабакның эче куыш булу кирәк. Ләкин бик юкартып та бетермәгез. 






Эремчекне тирән савытка бушатып, чәнечке белән изәбез – төерләре калмасын. Шунда ук вак итеп туралган укроп белән петрушканы да кушабыз. 



Сыр белән сарымсакны вак угычтан уып, аларын да эремчек янына салабыз. Тәменчә тоз һәм борыч сибәбез, яхшылап туглыйбыз. 



Әзер эчлекне ташкабак эченә тутырып, өстен кашык белән тигезлибез, «капкач»ын каплыйбыз.



Шуып төшмәсен өчен «капкач»ны ике читеннән агач таякчык белән ташкабакка кадап куярга да була. 

Тутырылган ташкабакны майлы табага тезеп, 180-200 градус җылылыктагы мичкә тыгабыз.






Ул 25-30 минут чамасы пешә. Өсте кызарып китсен өчен, бераздан, мичтән алып, майонез ягарга мөмкин. 

Әзер ташкабакларны табынга аш тәмләткеч үләннәр белән бизәп чыгарабыз. Янына каймак яки катык, майонез куя аласыз. Ул кайнар килеш тә, суынгач та бик тәмле. 



Ашларыгыз тәмле булсын! 

 

Мастер-класс «Беседка» иҗат студиясендә уздырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар