Тутырылган күркә боты
Ноябрь – өмәләр чоры. Борынгыдын килгән йола буенча, симез казларны суеп, каклап, тозлап, мамык мендәрләр тутырып, бәрәкәтенә сөенеп йөри торган ай ул. Хәзер күпләр, каз-үрдәк белән генә чикләнмичә, күркәләр дә үстерә. Туклыклы, диетик күркә итен төрле сыйларда кулланырга була. Рубриканың ноябрь кунагы – Венера АРСЛАНОВА. Кечкенәдән аш бүлмәсендә бөтерелергә яраткан ул. Әнисе дә пешерү буенча чын оста, төрледән-төрле ризык-лар әзерләргә аннан өйрәнгән Венера. Күңеле тарткан эштән читләшеп, мәктәптән соң сату өлкәсенә кереп киткән, бухгалтер белгечлеге алган. Ләкин барыбер яңадан аш-суга әйләнеп кайткан. Бүген Венера ханым – ике җиткән егетнең әнисе, оста пешекче. Балалар бакчасында эшли, бәлешләр пешерә, төрле ярымфабрикатлар әзерли, банкетларда хезмәт күрсәтә. «Менә шундый кеше инде мин – кешеләргә юк дип әйтә алмыйм», – ди ул үзе турында. Серен үзебез дә белдек: чисталык, җитезлек Венераның һәр хәрәкәтендә сизелеп тора. Уңган хуҗабикәдән тутырылган күркә боты пешерергә өйрәнәбез.
Кирәк:
- 1 күркә боты;
- 200 г шампиньон;
- 100 г суган;
- 1 теш сарымсак;
- 50 г үсемлек мае;
- 50 г атланмай;
- 1 йомырка;
- тәменчә тоз, борыч.
Эш барышы:
- Күркә ботының тиресен, итеннән аерып, аска таба салдырабыз. Ботның аскы өлешендәге сөякне, 2 см калдырып, кисеп алабыз. Шул сөяккә ябышкан тиредән капчык ясала.
- Итне сөягеннән аерып, эре шакмаклап турыйбыз, иттарткычтан чыгарабыз.
- Табага атланмай белән үсемлек мае салып, ваклап туралган суганны шунда кыздырабыз.
- Шампиньоннарны шакмаклап турыйбыз да, суган янына кушып, бергә кыздырабыз.
- Ит янына кыздырылган суган, гөмбә, угычтан уылган сарымсак салабыз, тоз, борыч сибәбез. Шул массага 1 йомырка өстәп, әйбәтләп туглыйбыз.
- Әзер капчыкларга эчлекне тыгызлап тутырабыз. Башын конверт сыман бөкләп, табага салабыз. Ачылып китмәсен өчен, таякчык белән эләктереп куярга да мөмкин.
- Тутырылган ботка аджика һәм майонез кушылмасы сөртеп, 180 градуслы мичтә 30 минут пешерәбез.
Видео: Анна Арахамия
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.