Татарча мусака

Мусака — греклар яратып әзерли торган ризык. Хәер, ул инде күптән грекларныкы гына булудан туктаган. Аны дөньяның барлык төбәгендә дә үз итәләр. Рецептын һәркем үзенчә үзгәртсә дә, нигезе бер үк кала — ит белән баклажан.
Мастер-классыбызны аш-су остасы Рәмзия Мөхетдинова үткәрә. Ул «Идел-Пресс» ашханәсендә эшли. Ире белән ике кыз үстерәләр. «Өем зур, дусларым күп. Тәмле ризыклар пешерергә, кунаклар сыйларга яратам», — ди Рәмзия.
Мастер-классыбызны аш-су остасы Рәмзия Мөхетдинова үткәрә. Ул «Идел-Пресс» ашханәсендә эшли. Ире белән ике кыз үстерәләр. «Өем зур, дусларым күп. Тәмле ризыклар пешерергә, кунаклар сыйларга яратам», — ди Рәмзия.
Кирәк:
* 600 г баклажан;
* 600 г тарткан ит;
* 600 г бәрәңге;
* 400 г помидор;
* бер баш суган;
* 80 мл үсемлек мае;
* тоз, яшел тәмләткечләр.
«Бешамель» соусы өчен:
* ярты литр сөт;* 50 г атланмай;
* 40 г он;
* бер чеметем төелгән мускат чикләвеге;
* тоз.
Без исә соус урынына уылган сыр кулландык.
Эш барышы:
Баклажаннарны 1 см калынлыгында тәгәрмәчләп турап, бераз гына зәйтүн мае сибеп, 30 минутка уртача кызулыктагы мичкә куябыз.
Суганны ваклап турап, кыздырып алабыз. Шуңа тарткан итне салып, кыздырабыз һәм аз гына шулпа өстәп, бераз томалап пешерәбез.
Кабыгы салдырылган помидорларны шакмаклап турап ит янына салабыз һәм янә 20 минутлап пешерәбез. (Пычак очы белән кискәләп, кайнар суга тыгып алсаң, помидорның кабыгын салдыруы уңай.) Тоз, яшел тәмләткечләр өстәп, табаны уттан алабыз. Әгәр шулпасы ачырак тоелса, аз гына шикәр өстәргә була.
Бәрәңгене юка итеп тәгәрмәчләп турыйбыз һәм тоз сибеп, яртылаш әзер булганчы кыздырабыз.
Форманың төбенә иң элек бәрәңге, аның өстенә итне, аннан соң баклажанны тезеп чыгабыз. Теләгән кеше болар өстенә «Бешамель» соусы койсын, без исә уган сыр салабыз.
Мусаканы 30-40 минутка уртача кызулыктагы мичкә тыгып алабыз.
«Бешамель» соусы:
Онны аз гына майда кыздырып, өстенә азлап-азлап кына салкын сөт агызабыз. Соусны гел болгатып торып, куерганчы утта тотабыз. Тоз һәм мускат чикләвеге өстибез.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
Соңгы комментарийлар
-
13 апрель 2021 - 20:30Без имениРэхмэт тэрбиягэ алган кешелэргэ ,ходай аларга сэламэтлек бирсен ,олы йэрэкле киң кунелле кешеләр чит сабыйларны үз баласы кебек кадерлэп тэрбиялиБалаларын тууга ташлаган әниләр начармы, әллә... яхшымы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.