Логотип
Икенче ашлар

Орегано һәм борычлы томат соусы

Чын болгар борычы кебек хуш исле, үзе тәмле, макарон белән балалар да яратып ашый торган менә дигән соус. Быел – помидор уңган елны бигрәк тә ясамый калмагыз.
 

Кирәк:

* 3 кг помидор;
* 5 данә баллы борыч;
* 2 аш кашыгы тоз;
* 4 аш кашыгы шикәр комы;
* 1 аш кашыгы орегано;
* 1 тырнак сарымсак.
 

Эш барышы: 

1. Эре итеп туралган помидорларны блендер белән издерәбез.


2. Шул массаны вок-табага бушатып, утка куябыз. Кайнау кергәч, капкачын томалап сүрән утта 2 сәгать дәвамында кайнатабыз.


3. Шул арада орлыкларыннан арындырылган борычларны турыйбыз, 1 тырнак сарымсак, 1 аш кашыгы орегано кушып, аларны да блендер белән издерәбез.


4. Борычлы массаны помидорлар янына (ул инде 1/3 өлешкә кадәр кимегән булырга тиеш) кушабыз.


5. Шунда ук тоз, шикәр комы өстибез дә, яхшылап болгатып, тагын 2 сәгать кайнатабыз. Пешеп җиткәндә ул инде икеләтә кимегән булырга тиеш.



6. Кайнар килеш стерильләнгән банкаларга тутырып, капкачлыйбыз да әйләндереп куябыз. Өстен җылы әйбер белән томалап куябыз. Аннан соң суыткычка куеп суытабыз да салкынрак урынга куеп саклыйбыз. Суыткычта булмаса да ярый.


Тәмле булсын!
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар