Наггетслар

Сусыл, тəмле, кетердəвекле бу ризыкны өйдə бер пешереп карасагыз, Макдональдс наггетсларына бүтəн борылып та карамаячаксыз.
Кирəк:
* 250 г тавык түше;
* 1 йомырка;
* 80-100 г каты сыр;
* 2 аш кашыгы сохари валчыгы;
* 1 чəй кашыгы паприка;
* тəменчə тоз, борыч;
* кыздырыр өчен 1 аш кашыгы үсемлек мае.
Эш барышы:
1. Тавык түшен 1 см калынлыкта буйга турыйбыз.

2. Бер тəлинкəгə сохари валчыгын, тоз, борыч, паприканы бергə кушабыз.

3. Икенче тəлинкəгə вак угычтан сыр уабыз.

4. Йомырканы əйбəтлəп туглыйбыз. Сохари валчыгы белəн сыр ябышсын өчен, йомырканы бик əйбəтлəп туглап күпертергə кирəк.

5. Тавык түшенең һəрбер кисəген башта тугланган йомырка сыекчасына манып алабыз, аннан сохари валчыгы, тоз, борыч, паприка кушылган тəлинкəдə əвəлибез, янə йомырка сыекчасына манабыз, иң ахырдан сыр эчендə əвəлибез.

6. Хəзер инде алсу төскə кергəнче ике ягын да майлы табада 2 минут чамасы кыздырабыз.

7. Əзер наггетсларны табынга яшелчəлəр белəн чыгарабыз. Соус яки каймак белəн.

Ашларыгыз тəмле булсын!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Нәфес коллары (хикәя)
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.