Мишуи – мароккоча пешкән бәрән ите

Мароккоча пешкән бәрән ите әзерләп карагыз әле. Ит белән яшелчәләр генә дип карасагыз, ялгышачаксыз. Шәрык тәмләткечләре белән озак итеп дәмләп пешергәнгә, искиткеч тәмле һәм хуш исле ул. Безгә аны танылып килүче җырчы, тамада һәм менә дигән фотограф Алсу Фазлыева пешереп күрсәтә. Алсу матур тавышы, жор теле белән генә түгел, уңган хуҗабикә булуы белән дә сокландыра. Ире Азат (шулай ук артист) һәм уллары Аяз белән Ильясны җае чыккан саен ниндидер үзгә ризык пешереп сыйларга ярата ул. Рецептларын да үзе уйлап чыгара. Алсу рецепты белән пешергән бәрән ите безгә бик ошады, сезгә дә ошар дип уйлыйбыз.
Кирәк:
1,5 -2 кг бәрән ите (алгы санның калак сөяге тирәсе);
1 баш суган;
1 баш сарымсак;
1 кишер;
ярты чәй кашыгы төелгән кардамон;
чеметеп кенә шафран;
төелгән кара борыч;
1 лавр яфрагы;
тәменчә тоз;
ит күмелерлек су.
Гарнир өчен:
2-3 бәрәңге;
1-2 баллы борыч;
1 яшь ташкабак;
200 г кузаклы фасоль (туңдырылганы да ярый);
200 г брюссель кәбестәсе;
150 г гөмбә (яратсагыз).
Эш барышы:
Зур кәстрүлгә су салып, кайнатырга куябыз. Шунда ук әрчеми генә урталай бүленгән бер баш сарымсак, эре итеп туралган кишер, әрчелгән бер баш суган, лавр яфрагы һәм юып, суы саркытылган ит салабыз. Су кайнап чыгып, шулпаның күбеген җыеп алганнан соң, төелгән кара борыч, кардамон, шафран, тоз һәм 2-3 өч кашыгы үсемлек мае өстибез. Ит шушы шулпада кайнар-кайнамас кына бик озаклап пешсен (2 сәгатьтән дә ким түгел).
Сөягеннән аерыла башлаган итне шулпадан алып, өстенә мул итеп ак май сылыйбыз. Башка май түгел, нәкъ менә ак май гына кирәк, югыйсә итнең өсте без теләгәнчә кызармас. Майланган итне табага салып, 150-180 градус кызулыктагы мичтә өсте кызарганчы тотабыз.
Ә үзебез ул арада ит пешкән шулпада яшелчәләр пешерик. Шулпаның берникадәр өлешен ит янына бирер өчен алып та калдыра аласыз. Калган шулпага бармаклап туралган кишер белән бәрәңге салабыз, алар пешеп җитәр-җитмәстә фасоль, кәбестә, урталайга гына ярылган гөмбә (гөмбә яратмасагыз, аны салмаска да була) һәм туралган ташкабак салабыз. Нәкъ менә шушы яшелчәләрне генә пешерергә димәгән, без инде ризыгыбыз бәйрәмчәрәк булсын өчен шушыларны сайладык.
Туңдырылган яшелчәләрне шулпага салмыйча, төбенә бик аз гына шулпа салынган табада, капкач белән томалап пешереп алырга да була. Болай пешергәндә аларны табынга бирүе дә уңайрак.
Борычны исә, шулай ук буйга турап, үсемлек мае салынган табада кыздырып алдык. Кыздыргач, борычның тәме күңелгә ятышлырак була.
Зур тәлинкәнең уртасына итне куеп, аның тирәли пешкән яшелчәләрне тезеп чыгабыз. Без аларның һәркайсын аерым-аерым өем итеп куйдык. Алай ризыгыбыз матуррак күренә. Өстен аштәмләткеч үләннәр белән бизәп җибәрергә була.
Табынга биргәндә һәркемгә кечкенә касәләргә салып, шулпа да чыгарабыз.
Ашларыгыз тәмле, тормышларыгыз түгәрәк булсын!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 10:21Без имениБик зур рэхмэт сезгэ, эйбэтлэп анлаткансыз. Хэзер сезнен рецепт буенча камыр куям эле.Төче камыр рецепты
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.