Логотип
Икенче ашлар

​Кытайча тавык тәпие

Бу ризык тавык итенең сөяген кимерергә яратучылар өчен бик хуш булыр кебек. Кытай халкына хас булганча әчкелтем-төчкелтем тәм бирүче әлеге ризыкны пешереп карыйк әле. Кытайларның үзләрендә бу ашамлык бик популяр икән.

Кирәк:

* 500 г тавык тәпиләре;
* табигый процесс белән әчегән 25 мл соя соусы;
* 1 чәй кашыгының 1/4 өлеше төелгән кара борыч;
* 1 чәй кашыгының 1/4 өлеше кайен борычы;
* берәр чәй кашыгы бал белән горчица;
* 2 аш кашыгы дөге серкәсе (уксус);
* 1 аш кашыгы зәйтүн мае;
* 2 л су.

 

Эш барышы:

1. Тавык тәпиләренең тырнакларын, бармак сөяген кухня кайчысы белән кисеп алабыз.


2. Суга салып, кайнау кергәч, 5 минут кайнатабыз. Аннан, саркытып, куеп торабыз.


3. Кайен борычы белән кара борычны, бал белән горчицаны кушып, әйбәтләп болгатабыз.


4. Барлыкка килгән катнашмага соя соусы, зәйтүн мае, дөге серкәсе өстибез.


5. Тавык тәпиләрен шушы катнашмада әвәләп алабыз да тирән төпле табага тезәбез.


6. Шунда ук калган катнашманы да агызып, тавык тәпиләрен әйләндерә-әйләндерә кыздырабыз.


7. Әзер тәпиләрне табынга сельдерей һәм зәйтүн җимешләре белән бизәп чыгарабыз.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар