Логотип
Икенче ашлар

​Кышкы табынга җәйге сый

Июль җиләк ае булса, август — яшелчә ае. Хуҗабикәләр өчен «уттай урак өсте» — тозлыйбыз, пешерәбез, кайнатабыз, каклыйбыз. Һәркемнең үзенә генә билгеле сере, еллар буе сыналган рецепты була. Менә без дә  үзебез сынап караган берничә рецептны сезгә тәкъдим итәбез. 

Беренче ысул

2 литрлы банканың төбенә укроп, керән, имән яфрагы салып, кыярларны тыгызлап тутырабыз һәм 2 аш кашыгы тоз салып, кайнатып суынган су агызабыз. Банкаларның өстен марля белән генә каплап 3 көн бүлмә температурасында тотабыз. Аннан тозлыкны бүтән савытка бушатабыз, кыярларның өстенә чиста су агызып юабыз. Банкага берничә борчак кара борыч, сарымсак һәм 
1 аш кашыгы коры горчица салабыз. Тозлыкны кайнатып чыгарып, банкага кире агызабыз һәм калай капкач белән ябып, кышка сакларга куябыз.


Икенче ысул

Юылган һәм стерилизацияләнгән өч литрлы банка төбенә укроп, керән, карлыган яфраклары салабыз һәм кыярларның баш-башларын кисеп банкага тутырабыз (беренче рәтен бастырып, икенче рәтен яткырып). Кыяр өстенә кайнап торган су коеп, 2 минут тотабыз. Эмаль кәстрүлгә бер банка исәбеннән 90-100 г тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы салып, кыярларның суын шунда бушатабыз һәм кәстрүлне утка утыртабыз. (Полиэтилен капкачка берничә тишек тишеп банкага капласаң, суын бушату уңай була.) Ә банкадагы кыярлар өстенә янә кайнап торган су агызабыз да 2 минуттан ул суны түгәбез, банкага чистартылган бер баш сарымсак салабыз. (Сарымсакны алдан салып куйсаң, тәме югала.) Кәстрүлдә кайнап утырган тозлыкка бер банкага 100 мл исәбеннән 9% лы серкә кушып, кайнатып чыгарабыз,  тозлыкны банкаларга агызабыз һәм калай капкач белән ябабыз. 

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар