Логотип
Икенче ашлар

​Кабаклы соус һәм кабак токмачы

Кирәк: 

(4-5 кешелек гаилә өчен)

0,5 кг фарш (сыер яки тавык итеннән);
 * 1 кг кабак;
 * 2 яшел алма;
 * ярты лимон;
 * 1 баш сарымсак;
 * 500 г сөт өсте (сливки);
 * сыек май;
 * тоз-борыч, аштәмләткеч үләннәр.

Эш барышы:

фаршка бер баш суган, бер йомырка, тоз-борыч кушып, әстерхан чикләвегеннән чак кына зуррак чумарлар (фрикаделькалар) ясыйбыз. Чумарларны онда әвәләп, майлы табада ике ягын да әйләндереп кыздырабыз. 

Онда әвәләгәч, алар тизрәк һәм тигезрәк кызара.


Кабыгыннан һәм төшләреннән арындырылган кабакны эре угычтан, ә алманы вак угычтан уабыз. Табада аз гына атланмай эретеп, кабак белән алманы салабыз, ваклап туралган сарымсак өстибез. Тозын-борычын сипкәч, ярты лимонның сутын сыгабыз, сөт өстен кушабыз. Аз гына кайнаган су кушып җибәрсәң дә була. Капкач белән каплап, сүрән утта кабак йомшарганчы пешерәбез.

Тирән эчле табага ит чумарларын тезеп, алар өстенә әле генә әзерләгән кабак соусын салабыз һәм кашык белән бераз тигезләп җибәрәбез. 
15 минут чамасы мичкә тыгып алганнан соң, кабак соусында томалап пешергән чумарлар әзер дә. Капкач белән томалап, сүрән утта плитә өстендә генә тотарга да була.

Инде аның янына бирергә кабаклы токмач пешерик. 200 г кабакны вак шакмакларга турап, аз гына суда томалап пешерәбез. Пешеп чыккач, суын агызып, кабакны төябез. 
Бераз суынганнан соң, шуңа ике йомырка сытабыз, бодай оны салып, катырак итеп камыр басабыз. 

Камырны юка гына итеп җәябез (чак кына калынрак булса да зыян юк) һәм бераз кипшергәннән соң 10-15 см озынлыкта, 0,5 см калынлыктагы тасмаларга кисәбез.

Кайнап торган тозлы суда токмачны 3-4 минут пешерәбез. Суын саркыткач, 1 аш кашыгы атланмай өстибез дә ит чумарлары һәм кабак соусы белән табынга чыгарабыз.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар