Ир-егетләргә тәмле ризык

Җиләк-җимеш салаты

Вак алма һәм грушаларның кискәләмичә генә үзәген алып, түгәрәкләп турагыз. Шуңа шакмаклаклап туралган сельдерей исә салат яфрагы, слива өстәгез. Аннары майонез, тоз сибеп барысын бергә болгатыгыз. Салат өстенә ваклап турап пешкән йомырка, тавык ите сибеп табынга куегыз. Әлеге салатны алма эченә тутырып бирергә дә була.

Салат ясау өчен 100 г алма, 100 г груша, 200 г салат яисә сельдерей яфрагы, 100 г слива, 2 аш ашыгы майонез кирәк. 
 

Суворовча томалап пешерелгән балык белән бәрәңге

(Бу төр ашамлыкны әзерләү өчен үзе алыкчы булмаган ир кешегә дә, судак яисә тәрәч балыгын табарга туры киләчәк.) Чистартып юылган балыкны кискәләгез дә, сөягеннән аерып, итен чүлмәккә яисә чуенга сагыгыз. Шуңа салкын суда җебетеп саркытылган гөмбә, шакмаклап туралган бәрәңге, кишер, петрушка тамыры, майда кыздырылган суган, тоз өстәгез. Аннары күмелерлек итеп шулпа салып, утка утыртыгыз. Яртылаш кайнагач, телемләп туралган кызыл помидор һәм атланмай салып ахыргача пешерегез. Өстенә вак итеп туралган сарымсак һәм укроп сибеп кайнар килеш табынга куегыз.

63 г балык өчен 50 г бәрәңге, 5 г кишер, 5 г башлы суган, 20 г киптерелгән гөмбә, 16 г помидор, 2 г сарымсак, 7 г атланмай, 2 г укроп һәм тоз кирәк.


Румынча кофе

Кофега шикәр оны белән какао салып болгаткач, өстенә кайнаган су салып утта җылытыгыз. Шуңа (кайный башлаганчы) ванилин өстәп, кайнар килеш табынга куегыз.
Бер бал кашыгы кофе өчен 1 бал кашыгы шикәр комы, ярты бал кашыгы какао, бер чеметем ванилин кирәк.


Баллы колбаса

Атланмайга шикәр комы кушып тәмам эреп беткәнче ут өстендә тотыгыз. Шуңа 3 аш кашыгы какао, төелгән чикләвек төше һәм йөзем җимеше өстәп болгатыгыз. Катнашма суынгач, иттарткычтан үткәрелгән печенье салып болгатыгыз да, майланган пергамент кәгазьгә төреп колбаса формасында әвәләгез. Баллы колбасаны чәй табынына куйганчы суыткычта туңдырып алырга кирәк.

Колбаса өчен 500 г печенье, 200 г атланмай, 1 стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы какао, чикләвек төше һәм йөзем җимеше кирәк.

Гап-гади камырдан да табынны бизәү өчен менә дигән розалар бәйләме ясарга була. Бары тик бераз фантазия һәм тырышлык кына кирәк. Әйдәгез, эстетика өлкәсендә дә үзебезне сынап карыйк...


фотолар Интернеттан алынды

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
    6451
    0
    96
  • "Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
    9018
    0
    72
  • 4017
    0
    48
  • Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
    3384
    3
    37
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи