Логотип
Икенче ашлар

Гөмбәдән

Гөмбәле ит

Сөяксез сыер итен тасмалап турагыз. Аннары кытай борчагы (соя) соусына шикәр комы белән аш серкәсе кушып, болгатыгыз. Итне, барлыкка килгән катнашмага манчып, бер сәгать маринадлагыз.
Гөмбәне кисәкләп, помидорны шакмаклап, яшел суганны боҗралап, сарымсакны ваклап турагыз.
Итне лимон кабыгы белән ышкып, майда кыздырыгыз. Шуңа гөмбә, сарымсак, суган салып кабат кыздырып алыгыз. Аннан соң помидор белән маринад өстәп, өстен томалап пешерегез.
Дүрт өлеш өчен: 500 г сыер ите, 1 аш кашыгы аш серкәсе, 4 аш кашыгы соя соусы, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 250 г шампиньон, 2 помидор, 1 бәйләм яшел суган, 1 төш сарымсак, 1 лимон кабыгы, 80 г үсемлек мае кирәк.

Гөмбә котлеты

Шампиньон (150 г) гөмбәсен пешереп иттарткычтан чыгарыгыз. Шуңа майда кыздырылган башлы суган белән йомырка салыгыз. Барлыкка килгән катнашмадан котлетлар ясап, майда кыздырыгыз. Гөмбә котлетын пешкән бәрәңге белән табынга куегыз.

Гөмбәле пицца

Шакмаклап туралган, үсемлек маенда кыздырылган башлы суганга туралган ит өстәп, кыздырыгыз. Шуңа кисәкләп туралган гөмбә, йомшак сыр, кетчуп, тоз һәм борыч салып болгатыгыз.
Озынча күмәчне урталай ярып дүрт кисәккә бүлегез. Киселгән ягын өскә каратып, майлы табага тезегез. Өстенә боҗралап туралган кыяр тезеп, гөмбәле фарш өеп салыгыз. Уылган сыр сибеп, 10 минут мичтә пешерегез.
Дүрт пицца өчен: 1 баш суган, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 250 г туралган ит, 25 г йомшак сыр, 3 аш кашыгы кетчуп, тоз, борыч, 100 г гөмбә, 2 яшел кыяр, 1 күмәч, 50 г каты сыр кирәк.

Гөмбәле токмач

Туңдырылган тәрәч (треска) балыгына кайнар су коеп, кабыгын чистартыгыз. Аннары итен сөягеннән аерыгыз да, суда юып, салфетка белән корытыгыз.
Гөмбә, сарымсак, имбирь һәм яшел суганны ваклап, ачы “Чили” борычын юка боҗралап турагыз.
Угычта уылган миндаль чикләвеген майсыз табада кыздырып алыгыз. Ә балык итен һәр ике яклап майлы табада кыздырып куегыз. Табада калган майда туралган гөмбә, сарымсак, имбирь, яшел суганны кыздырыгыз. Өстенә пешкән токмач, миндаль, кыздырылган балык салып, барысын бергә болгатыгыз. Ике минут кыздырганнан соң, яшелтәмләткечләр белән бизәп, табынга куегыз.
Дүрт өлеш өчен: 500 г тәрәч балыгы, 150 г шампиньон, 2 төш сарымсак, 1 см    имбирь тамыры, 1 ачы борыч, 1 бәйләм яшел суган,    200 г токмач, 2 аш кашыгы чикләвек,
40 г зәйтүн мае кирәк.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар